Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Петушиная гора (Әтәч тавы)

Риваять «Әтәч тавы”

Элек заманда Урмышлы авылында яшәгән ди әтәч белән төлке. Алар бик дус булганнар. Авылның төньягында биек тау бар икән. Ул ерактан ук матур булып күренеп торган. Бер көнне болар уйлашканнар да бу тауга исем кушарга булганнар, ләкин икесе ике төрле исем сайлаган. Төлкенең “Ут” тавы дип, ә әтәчнең “Бодай” тавы дип атыйсы килгән.

Икенче көнне төлке тауга ут төртеп ята икән. Әтәч моны күргән дә:

-Син нишлисең, юләр төлке?-дигән. Төлке әйткән:

-Мин тауга исем кушам.

Әтәч:

-Соң бу исемне кушар өчен тауга ут төртәләрмени? Хәзер бөтен авылыбыз белән яначакбыз бит, -дигән дә бар көченә кычкырып кешеләрне янгын сүндерергә чакырган.

Янгынны бергәләп сүндергәннәр һәм төлкене авылдан куып җибәргәннәр.

Ә әтәчнең батырлыгы өчен тауны “Әтәч тавы” дип йөртә башлаганнар.

Ышанмасагыз, Урмышлыга килеп: “Кайда сезнең Әтәч тавы?”-дип сорагыз. Авыл халкы бер икеләнүсез авылның төньягындагы бик матур, мәһабәт тауга күрсәтер.

Нуруллина Сылу Рамилевна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 29.07.2009
Место учебы: МБОУ "Урмышлинская ООШ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Лениногорский муниципальный район
Город: село Урмышла