Гатауллина Амина, 12 лет. Альманах 2016.
РТ, Тюлячинский р-н, с.Тюлячи
Как я заговорила на русском языке
Двадцать шестого марта две тысячи четвёртого года в пятницу в одиннадцать часов сорок пять минут родилась Гатауллина Амина Фоатовна. Я родилась в городе Сургуте. Когда меня принесли к маме она сказала мне: «Ассаламугаляйкум
кызым!». Папа позвонил в роддом, и дежурная медсестра ему сказала: «Гатауллина Алсу родила девочку! Поздравляем вас!». Папа поздравил своих родителей с почётным званием бабушки и дедушки. И он провел пятничную проповедь в мечети. Меня и мою мамочку забрали из роддома. В связи с моим рождением папа подал объявление в газету и на телевидение «Приглашаем вас отпраздновать с нами рождение нашей дочери, в мечети». Мой папа работал имам-хатыб. Каждый гость приходил со своим подарком, и ждали, какое Имя поставит мне папа. Мой папа поставил мне благословенное имя Амина, это имя матери пророка Мухаммада. С.Г.В.С. На праздник пришли народы разных национальностей. В нашей семье, когда я росла, родители разговаривали только на татарском языке. Папа, держа в руках «свидетельство о рождении», пошёл ставить меня в очередь на поступление в садик. Когда мне было два с половиной годика, я пошла в младшую группу. Вот сейчас началась моя история. В первые два дня в садике с мамой до десяти часов. Затем несколько дней до обеда снова мамой. Я играла, всех изучала. Пришло время когда меня мама оставила до трёх часов. Я говорила на татарском и меня никто не понимал. Там была мини кухня, где играли дети. Я одела фартук, но не смогла его завязать. Рядом стояла девочка, я коснулась её плеча и на татарском языке попросила её завязать мне фартук. Но она не понимала меня. Потом я пошла к воспитательнице, но она тоже меня не понимала. Я была в шоке! Мы говорила на разных языках, не понимая друг друга. А про себя думала: «Куда попала?». Я делала то, что делают дети, но меня по-прежнему не понимали. Однажды, я стала что-то требовать на родном языке. Пришли все воспитатели садика и пытались понять меня. Но ни кто ничего не понимал. И вспомнили, что в садике работает женщина по нации казах. Она слушала и казала: «Она говорит не по-нашему».
Мы собрались ехать в отпуск к бабушке, и воспитатели этого садика сказали: «Как хотите, но научите её говорить на русском языке! Мы её не понимаем!». Мои родители сказали бабушке и дедушке, говорить со мной только на русском с переводом на татарский. Как ни странно, через две недели я говорила на русском. Задача выполнена!
Где я училась, не было предмета татарского языка. В итоге я начала забывать татарский язык. Когда мы переехали на родину, я начала постепенно вспоминать татарский язык. А мои друзья свидетели этого. Вот такая моя история!
Мин ничек русча сөйләшә башладым
Ике мең дүртенче елның егерме алтынчы мартында, җөмга көнне унбер сәгать кырык биш минутта Гатаулина Әминә Фоат кызы дөньяга килде. Мин Сургут шәһәрендә тудганмын. Кулына алгач, ул минем белән “Әссәләмәгаләйкүм, кызым!”, дип исәнләште.
Әти балалар тудыру йортына шалтыраткач, дежур торучы шәфкать ашы аңа: “Гатауллина Алсу кыз бала тапты! Котлыйбыз сезне!”, дип аны тәбрик итте. Әти исә, үз чиратында, үз әти-әнисен әби-бабай булулары белән котлады.
Җомга намазын әтием мәчеттә укыды.
Әнием белән мине балалар тудыру йортыннан чыгардылар. Мин тугач, әти газетка һәм телевидениегә: “Кызыбыз туу уңаеннан, мәчеткә бәйрәмгә чакырабыз”, дип белдерү биргән. Әтием мәчеттә имам-хатыйб булып тора иде. Кунаклар бүләк белән килеп, әтинең мина нинди исем бирүен зур түземсезлек белән көтеп утырды. Ниһаять, ул мина Әминә дигән исем кушты. Ә бу Мөхәммәд пәйгамбәр әнисенең исеме.
Бәйрәмгә төрле милләт кешеләре җыелды. Безнең гаиләдә, мин үскәндә, барысы да татар телендә сөйләште. Кулына минем “Туу турындагы таныклык”ны тотып, әти мине балалар бакчасына чиратка куярга китте.
Ике яшь ярым тулгач, мине кечкенәләр төркеменә бирделәр. Менә шушында минем тарихым башланды да.
Беренче ике көндә бакчада әнием белән сәгать унга кадәр тора идем. Аннан соң, тагын берничә көн, әни белән төшке ашка кадәр тора башладым. Мин уйнап, һәр нәрсә белән кызыксынып йөрдем. Вакыты җиткәч, әни мине сәгать өчкә кадәр үземне генә калдыра башлады. Мин бары тик татар телендә генә сөйләшкәнгә, мине аңлаучы юк иде. Кечкенә генә ашханә булмәсендә балалар уйный иде. Өстемә алъяпкыч киеп, аны бәйли алмагач, шунда уйный торган кыз янына килдем дә, җилкәсенә кагылып, татар телендә алъяпкычны бәйләвен сорадым. Ләкин ул мине аңламады. Шуннан соң мин тәрбияче янына бардым, ләкин ни кызганыч, ул да мине аңлый алмады. Мин бик нык гаҗәпләндем. Бер-беребезне аңламыйча, без төрле телләрдә сәйләшкәнбез. Үз эчемнән генә, “Мин кайда эләктем?”, дип уйлый идем. Бакчадагы башка балалар уйнаганча уйнасам да, алар мине аңламады. Беркөнне мин үз телемдә нидер таләп итә башладым. Бакчадагы бөтен тәрбияче минем янга җыелды, ләкин беркем бернәрсә дә аңламады. Шулвакыт, тәрбиячеләр балалар бакчасында казах милләтеннән бер хатын-кызның эшләгән булуын исләренә алды. Мине тыңлаганнан соң ул да, “Бу безнеңчә сөйләшми”, диде.
Әбием янына кунакка җыенганда, тәрбиячеләр бертавыштан, “Теләсә нәрсә эшләгез, ләкин балагызны рус телендә сөйләшергә өйрәтегез! Без аны аңламыйбыз!”, диеп калдылар. Әти-әни әби белән бабайга минем белән бары тик рус телендә генә сөйләшергә кушып калдырды, шунда ук татарчага тәрҗемә дә ясарга диделәр. Бурыч үтәлде!
Мин укыган җирдә татар теле фәне юк иде. Нәтиҗәдә, мин татар телен оныта башладым. Туган якларыма кайткач, әкренләп татар телен искә төшерә башладым. Дусларым моның шахиты булды. Менә шундыйрак булды минем балачак хатирәсе.