Принято заявок
801

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Патшалыкта ниләр бар?!

Патшалыкта ниләр бар?

Бик беләсегез килсә, минем әтием-патша! Чып-чын патша. Әкиятләрдә генә булмый ул патшалар, ә без яшәгән дөньяда, без яшәгән авылда да яши патшалар.

Әти патшалыгында күп йортлар һәм аның меңәрләгән эшчеләре. Әти йортларны үзе ясый һәм матур төсләргә буяп та куя. Сары, кызыл, зәңгәр,яшел йортлары әллә каян кояшка елмаеп торалар. Аңлагансыздыр инде, минем әтием- умартачы! Ә мин аңа гел патша әтием дип дәшәргә яратам.

Әтисенең исеме юк икән дип уйлый күрмәгез!Аның исеме — Равил. Ул үзенең эшен бик ярата. Кыш буе кортларын дәвалап, рамнар ясап, язгы эшкә әзерләнә. Яз җитә башлаганда, әтиемдә дә җанлылык арта. Ул, ояларны тыңлап, кортларның хәлләрен белеп йөри. Үзенең эшеннән тәм тапкан әтиемә хөрмәтем артканнан арта бара. Җәй көне әти үзенең ояларын яшел аланга ташый. Агачлар арасындагы бу матур күренеш һәркемне сокландыра. Ул иртәдән кичкә кадәр, ак киемнәрен киеп, һәрбер ояның эшен күзәтеп тора. Бал кортлары белән серләшә, алар белән киңәшләшә. Табигатьтәге һәр чәчәкнең үз нектары бар икәнлеген сөйли ул. Юкә чәчәк аткан вакытта юкә балы, көнбагышның үз балы, күп төрле чәчәкләрдән чәчәк балы ясала икән! Һәр балның үз тәме, үз шифасы!

Ә хәзер минем сезне шул матур оялардагы кызыклы хәлләр белән таныштырасым килә. Шикләнмичә әйтә алам: әле күбегезнең бал кортлары турында ишетеп кенә белгәнегез бардыр. Аларны бик усал дип йөрисездер. Шуның өстенә, чага торган куркыныч бөҗәкләр дип уйлыйс ыздыр? Юк шул менә! Алар искиткеч эшчән, намуслы, матур бөҗәкләр. Чаккан вакытта да , “Безззз,безззз. Әзрәк тешләп карыйк әле, син бик батыр кешегә ошаган. Без сиңа авыруларга бирешми торган дару җибәрәбез !”диләр.

Умарта кортлары йокыдан иң беренчеләрдән булып уяналар. Кояш нуры аларның кәрәз патшалыгына төшә дә, кортларның аркаларын җылыта. Эш кортлары оя тишегеннән урамга разведкага ашыгалар. Көн нинди икән? Бүген кайсы чәчәктән нектар алып булыр икән? Шундый уйлар белән күк йөзенә меңәрләгән корт күтәрелә.Табигать чәчәк исе, кортлар тавышы белән матурлана.Алып кайткан нектарны кәрәздәге буш урынга салып куялар. Оя эчендәге икенче төркем, канатлары белән җилпенеп , нектарның суын киптерә. Бал шулай тамчылап җыела. Оя эчендә эшләми торган ата кортлар да бар. Мин аларны яратмыйм. Ә менә ана корт берәү генә була. Ул бик кадерле корт. Башка кортлардан аерылып тора,койрыгы озын аның. Шул корт буш кәрәзләргә йомырка сала, аннары күп кортлары тишелеп чыга. Бер ояда 6000 ләп корт яши. Алар үрчеп торганда гына,күп итеп бал җыя алалар!

Ә август башында без гаиләбез белән бал аертабыз. Ул вакытта һәрберебезгә дә эш табыла.Әти, әни, абый һәм мин , кортларга рәхмәт әйтә-әйтә рәхәтләнеп эшлибез. Әти миңа шул вакытта: “Патша кызы Алия!” дип елмая. Әтием мин эшләгәнгә шатлана күрәсең! Мин әтием белән горурланам! Ул бит минем- Патша-әтием!

Савытка хуш исле бал ага. Аның үз исе, үз көе бар.

Загидуллина Алия Равиловна
Страна: Россия
Город: Тетюши