XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Параллель дөньяга сәяхәт»

          Борын-борын заманда түгел, ә безнең көннәрдә яшәгән, ди, Азат исемле бер галим. Ул нәрсәләр генә уйлап тапмаган: төрле медицина аппаратлары да, тизйөрешле машиналар да, бик уңайлы йорт җиһазлары да… Аның иң зур хыялы Җир йөзендәге бөтен кешеләрне дә бәхетле итү булган. Ачышлары белән таныштыру өчен, Азатны төрле илләргә еш чакырып торганнар. Тик мондый сәфәрләрдән ул бик кәефсезләнеп кайта торган булган, чөнки үзе уйлап тапкан әйберләрдән бөтен кешенең дә файдалана алмавын күргән. Аерым бер кешеләрнең Азат ачышлары нәтиҗәсендә тагын да баеп китүләрен, кайбер кешеләрнең, киресенчә, бик нык хәерчеләнеп, шул байларга хезмәт итәргә мәҗбүр булуларына эче пошкан. Ул уйлап тапкан медицина  аппаратларына кемнәрдер хуҗа булып, бөтен дөньядан үзләренә авыруларны чакыруларын, ә бу авыруларның интернет һәм телевидение аша бар халыкка мөрәҗәгать итеп, дәваланырга бару өчен акча теләнүен күреп, Азатның йөрәге өзгәләнгән. Ничек итеп барлык кешеләрне дә бәхетле итәргә соң?!.

          Менә бервакыт аңа төш кергән: имеш, ул Параллель дөньяда сәяхәт итә, ә анда барысы да шундый бәхетле!  Уянгач, ул параллель дөньяга чыгу юлы ясарга кирәк дигән фикергә килә. Бик озак уйлый ул, айлар-еллар үтә, әмма берничек тә ясый алмый бу юлны. Шулай беркөнне эшләп утырган җиреннән бик нык арып йоклап китә Азат, һәм төшендә аңа кемдер бу юлны ничек ясарга кирәклеген әйткән кебек була. Уянуга, шатлана-шатлана, параллель дөньяга юл ача галим һәм шул ук көнне аны сынап та карый.

        Ниһаять, Азат – Параллель дөньяда! Ә монда шундый рәхәт! Бу дөньяда барысы да бәхетле. Байлар да юк, ярлылар да. Бөекләр дә юк,  боеклар да. Тәкәбберләр дә юк, мескеннәр дә. Азатка монда шулкадәр ошый, һәм ул бу дөньяда яшәп калырга уйлый. Азатны монда барысы да хөрмәт итә, аннан киңәш сорыйлар, аннан үрнәк алалар. Һәм ул үзе турында югары фикердә була башлый, аңа үзе генә дөрес эшли кебек тоела.

       Шулай матур гына яшәп ятканда, Азатның башына бер уй килә. “Эх, бу Параллель дөньяның барлыгын Җир кешеләренә дә белгертәсе иде. Алайса, бөтен кеше дә бәхетле булган җәмгыять юк ул, дигән булалар. Менә, бар бит!”

      Һәм ул, зур портал ачып, шуның аша Җир белән тоташу, мондагы тормышны Җир кешеләренә күрсәтү турында  тәкъдим ясый.

   –  Юк, — диләр аңа Параллель дөнья кешеләре. – Җир кешеләре әлегә моны аңларга сәләтле түгелләр.  Иң яхшысы: син, алар белән аралашу өчен, телефон яса, –  диләр һәм, ярдәм итәргә дип, олы яшьтәге бер галимне билгелиләр.

      Карт галим, Азатка булышырга теләп:

  –  Әйдә, бу телефонга кеше уен тапшыра ала торган җайланма куябыз, — ди.
     Азат бу тәкъдимне кире кага:

 –  Юк, миңа уйны түгел, ә сөйләшүне тапшыра торган телефон кирәк, – ди Азат.

–   Андый телефон белән син бернәрсәгә ирешә алмаячаксың. Җир кешеләре синең сөйләшүеңне шаярту дип кабул итәчәкләр яки тилегә санаячаклар, – ди карт галим.

    Бу сүзләргә ачуы килгән Азат аңа каршы:

 –  Беренчедән, нәрсә эшләргә икәнен мин үзем дә беләм – мине өйрәтергә кирәкми. Мин сезнең параллель дөньягызга да юл ачтым әле – моңа кадәр аны беркем, хәтта сез дә эшли алмадыгыз. Икенчедән, нишләп аңламасыннар: Җирдәге бөтен кешеләр дә аңгыра түгел! – ди.

    Һәм Азат карт галимне лабораториядән куып чыгара. Аны тыңлап та карамый, барын да үзенчә эшли.

    Ниһаять, Азат телефонын ясап бетерә һәм Җир кешеләре белән сөйләшү көнен игълан итә. Параллель дөньядагы бар кеше бу галәмәтне күрергә җыела. Менә Азат Җирдәге бер дустына шалтырата. Тегесе телефонын алуга:

 –  Син кайда югалдың соң? Тагын кайсы илдә эшләп ятасың? – дип сорый.

    Азатның:

 – Мин сиңа Параллель дөньядан шалтыратам, – дигән сүзләреннән дусты кычкырып көлә:

 – Нинди Параллель дөнья?! Уйлый-уйлый акылдан яздың, ахры инде,  – ди.

    Шуннан соң Азат үзенең зур ачышларыннан файдаланучы илләргә шалтырата, үзенең Параллель дөньяга юл ачуы һәм шуннан торып сөйләшүе турында әйтә.

 – Шаярмагыз инде, – диләр аңа бөтен илләрдән дә. – Безгә Сезнең бу ачышыгыз кирәкми, аннан безгә бер файда да юк.

 – Ничек инде булмасын?! Монда бөтен кеше дә бәхетле! Җирдә дә шундый бәхетле тормыш төзергә кирәк! – дип кычкыра Азат.

 – Ә безгә бөтен кешене дә бәхетле итү нигә кирәк?! Бәхетлеләр безгә табыш китерми бит! Сез безгә табыш китерә торган ачыш ясагыз! – диләр аңа.

    Бу сөйләшүне тыңлап торган Параллель дөнья кешеләре:

 – Менә күрдегезме инде? Җир кешеләре әле моны аңлауга әзер түгелләр. Башта аларның уйларына тәэсир итеп, аңнарын үзгәртергә кирәк, – диләр.

 – Ни өчен шулай соң алар?! – дип өзгәләнә Азат.

 – Чөнки Җирдәге күп кешеләргә үзен өстен тою хисе хас. Кемдер —  байлыгы белән, кемдер –  хакимияте белән, кемдер – белеме белән, кемдер – көче белән, кемдер – таланты белән, кемдер – матурлыгы белән  масая. Кайчагында масаюын сиздермәскә тырышса да, эчтән генә үзе белән горурлана, үзенең башкалардан аерылып торуына сөенә. Хәтта Сез дә, бөтен Җир шарындагы кешеләрне бәхетле итәргә теләсәгез дә, бу хисләрдән азат түгел. Шушы телефонны ясар алдыннан карт галим белән бәхәскә кереп, үзегезнең кем икәнлегегезне күрсәттегез. Шуңа күрә безнең дөньябызда Сезгә урын юк. Без Сезне яңадан Җиргә кайтарабыз. Параллель дөньяга чыгу юлын төшегездә без күрсәткән идек, инде ул юлны ябабыз. Үз дөньягызда үзегез бәхетле булырга өйрәнегез, фикер сөрешегезне үзгәртегез, – дигәннәр аңа һәм Азатны яңадан Җиргә кайтарып куйганнар.

      Менә шул көннән бирле Азат кешеләрдәге масаю, тәкәбберләнү, үзен өстен тою хисләре белән идарә итә торган аппарат уйлап табарга тырыша да, тик булдыра алмый икән әле.  

    

Абдрахманова Лейсан Айратовна
Страна: Россия
Город: Бурундуки