Иҗат юлы сикәлтәле
Һәрчак авыр бирелә.
Минем өйрәнәсем килде
Серле курай теленә.
Истә әле, курай тоткан кулым
Һич кенә дә уйный белмәде…
Ягымлы һәм җылы итеп шунда
Рәдис абый миңа елмайды.
Була икән, уйнап була икән!
Остазыма әйтәм мең рәхмәт!
Тырыш, сабыр, үҗәт булып карыйм –
Мактау ишетүләр бик рәхәт!
Рәдис абый, Сезгә рәхмәт әйтәм!
Минем өчен үрнәк булдыгыз.
Вакытыгызны бер дә кызганмыйча,
Күпме хезмәт миңа куйдыгыз.