Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Остазыма багышлап

Әле кичә генә без, өч малай һәм ике кыз, кулларыбызга чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Анда безне җылы елмаюы белән укытучыбыз каршы алды… » Мин сезнең укытучыгыз — Гөлназ апагыз булам,» — диде ул искиткеч ягымлы тавышы белән. » Нинди матур апа! Үскәч миндә укытучы булырмын әле,» — дип уйлап куйдым мин. И гомер дигәнең, күз ачып йомган ара икән, моңа инде 9 ел вакыт үткән.

Без сыйныфта биш кенә бөртек булсак та, үзара бик дус идек. Никадәрле авыр һәм җаваплы хезмәт икән ул укытучы һөнәре. Бер хәреф тә танымаган сабыйларга укырга, каләм тота белмәгән кулларны язарга өйрәтергә күпме көч, сабырлык кирәген бер үзе генә белгәндер, мөгаен.

Бик шаян һәм шук идек шул без. Сезне, Гөлназ апа, тыңламаган чакларыбыз да булган иде. Безгә ачуланган чакларыгыз да булгалады. Ә шулай да безнең унышларга куанган мизгелләр, безнең шатлыкларга сөенеп елмайган вакытларыгыз күбрәк хәтердә калган. Аңламаганбыз шул без Сезне, кадерле укытучыбыз. Сезнең тиңдәшсез хезмәтегезне бәяли белмәгәнбез. Юкса, гел елмайтып кына торыр идек үзегезне. Язганымча, бик шаяннар булдык без. Хәлбүки, бик тырышлар да идек. Мәктәп дигән белем дөньясыннан бик күп нәрсәләр белергә һәм алырга тырыша бардык.

Беренче укытучыбыз — икенче әниебез кебек якын кешебезгә әверелде. Хәзер инде 9нчы сыйныфка җиттек, олы дөньяга чыгарга вакыт якыная бара. Төрлебез төрле уку йортларына керер: кемдер табиб, кемдер игенче, кемдер укытучы.. Кем кенә булсак та, беренче укытучыбызны Гөлназ Муллануровнаны без мәңге онытмабыз, Сезнең җылы елмаюыгыз, назлы һәм тыныч тавышыгыз күңелдә калыр.. Сезнең агарган чәчләр арасында һичшиксез безнең дә өлеш бардыр. Таушалган нервларыгыз, сыналган сабырлыгызда да безнең өлеш эзсез калмагандыр…

Менә бүген, 9 ел вакыт үткәч, мин Сезгә башымны иеп хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәм.

Укутучыга киңәшләрен биреп,

Басып тора парта кырында.

Киң күңелле тәүге укытучым

Китап тоткан иде кулына.

Остазым Сез, тәүге укытучым,

Өйрәттегез мине барсына.

Рәхмәт белән, мең-мең хөрмәт белән

Башым иям Сезнең каршында!

Низамова Алина Ильгамовна
Страна: Россия
Город: Арск