Язлар килде җиргә, бәхет белән
Шатлык чәчеп илем күгенә.
Кошлар кайтты туган якларына,
Кояш балкый, якты көннәр дә.
Инде менә шулай ничә тапкыр
Язлар килә Туган җиремә!
Тик онытылмый икән, онытылмый
Сугыш хәсрәте гомергә…
Сугыш, сугыш… нигә килдең инде,
Нигә килдең минем илемә?!
Күпме ул-кызларың ятып калды
Кайталмыйча Туган җиренә…
Бәхетлеләр иде сөйгән ярлар,
Ятим түгел иде балалар.
Улларының йөзен бер күрергә
Тилмермиләр иде Аналар.
Кырык бергә хәтле иде болар…
Ә шул елның июнь аенда,
Авыл халкы, эштән арып талып,
Таң атканда йоклап ятканда,
Тынычлыкны бозып, кайгы алып
Минем эшчән, тырыш халкыма,
“Сугыш” дигән шомлы хәбәр килгән,
Безнең гүзәл Туган якларга.
Бетте инде… Бар да бетте хәзер…
Борчу-хәсрәт керде күңелгә.
Сөйгәннәрен, балаларын ташлап,
Ирләр китә дошман җиренә.
Газиз Ана… ничек түзә икән?
Өч баласы китте сугышка.
Ире китте… япа-ялгыз калды,
Күпме бәла килде бер башка!
Көтә Ана, хатлар көтә көндә,
Сөйгән улларыннан, иреннән.
Кайчан кайтыр инде якыннары,
Кайтыр микән дошман җиреннән?
Сугыш бара, хәсрәт дәвам итә,
Хатлар көтә күрше-күләне.
Мескен Ана үксеп-үксеп елый:
Азмы соң ул аның күргәне?
Менә көтеп алган хәбәр килә,
Ана күңеле бераз куана.
Калтыранган куллар хатны ача,
Узе сәкесенә таяна.
Ана күзе дөрес укый микән?
Әллә саташамы? Ни күрсен:
“Ирегез һәм улларыгыз үлде!”
Әй Ходаем, моңа кем түзсен!
Елый Ана, кайгысыннан шаша,
Нишләтәсең, шулай язылган.
Уллары да, ире дә кайтмады,
Шул дәһшәтле сугыш кырыннан.
Тукта-тукта, берәү кайтып килә,
Шушы якка борыла түгелме?
Ана чаба аның каршысына:
“Улым,бәгърем, бу син тугелме?”
Юк, ялгышкан икән, ул булмады…
Еламаска иренен тешләде.
Бу егет бит -күрше Фатыйманың
Бердәнбере, бәгыръ кисәге.
Нишләтәсең, берни эшләп булмый,
Ходай язган шулай булырга.
Еллар буе көтте газизләрен,
Насыйп булмады шул кайтырга.
Язлар белән Җиңү килде җиргә,
Шатлык чәчеп, илем күгенә.
Күпме егет-кызлар ятып калды
Кайталмыйча, дошман җирендә.
Инде менә шулай ничә тапкыр
Язлар килә Туган җиремә.
Тик онытылмый икән, онытылмый
Сугыш хәсрәте гомергә.
Газиз Ана һәр яз саен көтә,
Сугыш кырларыннан улларын.
Өзгәләнә Ана йөрәкләре:
“Кайтмаслармы икән бу язын?”
Үзе белә: алар кайтмаячак,
Алар калды дошман илендә!
Ләкин барыбер көтә, кайтыр төсле
Өч улы да Туган җиренә.
Сугыш алып килгән бәла-каза
Онытылмый икән гомергә!
Алып килмә, Ходай, бүтән сугыш,
Бәла-каза, кайгы кешегә!
Күпме җәфа күргән ул елларда
Безнең әби-бабаларыбыз.
Без аларга олы хөрмәт белән,
Зур соклану белән карыйбыз.
Саулык-бәхет телик үзләренә,
Картлык көннәрендә онытмыйк!
Шушы матур , тыныч дөньяларда
Бергә-бергә матур, дус торыйк!
Күңелемдә минем изге теләк:
Сугыш безгә бүтән килмәсен!
Газиз аналарны, балаларны
Беркайчан да ятим итмәсен!