Онытылмас яра
Сугыш- әйтелеш белән
Озын түгел, кыска сүз.
Канлы вакыйгаларны,
Үз эченә алган сүз.
Гаиләләрне таркаткан,
Хатыннарны тол иткән.
Әтисез калгач бала,
Күпме күз яше түккән.
Сугыш күргән бабайлар,
Күз яшьсез сөйли алмый.
Аларның хатирәсе
Эзсез генә калмый.
Күпме еллар узса да,
Йөрәктә тирән яра.
Сугышның хәсрәтләре,
Кимеми — арта бара.
Белем алыйк
Китап дәфтәрләрем алып,
Мәдрәсәгә йөгерәм.
Рәхмәт ишегеңне ач дип,
Бусагаңнан мин керәм.
Матур якты мәдрәсәдә,
Дога һәрбер җирендә.
Тыныч тормыш, имин еллар,
Мәңге булсын илемдә.
Көзен гөлләр саргаймагыз,
Чәчәкләрне сипмәгез.
Дин гыйлеме бик авыр дип ,
Зинһар, ташлап китмәгез.
Уйнамыйча ничек түзәргә?
Компьютер уеннары белән,
Кызыксына балалар.
Уйнаучылар азаймый –
Арта гына баралар.
Уйный башлангыч сыйныфлар,
Уйный хәтта зурлары.
Аларга бар да кушыла,
Бер дә армый куллары.
Уен уйнап дәресләр дә,
Әзерләнмичә кала.
Өйгә бирелгән эшләр дә,
Өстәлә генә бара.
Ә бит элек ничек кенә,
Уйнамыйча түзгәннәр?!
Араларында да булмаган,
Йорт эшеннән бизгәннәр.
Уеннар кызыктырса да,
Чамаларын без белик.
Эшләнәсе эшләрнең дә,
Алдан ук планын төзик.