XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Онытулар бигрәк авыр диләр…»

Кичә генә без бәхетле идек,
Ятлар кермәс иде арага
Тик, күрәсең, язмагандыр безгә
Тормыш юлын бергә атларга.

Күңел елый, йөрәгемдә яра
Шул ярадан сыкрап кан ага…
Тәрәз каршысында елый-елый,
Шигырь яза сиңа кыз бала.

Бик яраттым сине, өзелеп сөйдем,
Аерылырбыз диеп белмәдем,
Кай тарафка гына барсам да мин
Зәңгәр күзләреңне эзләдем.

Кайда калды икән ,сөенечтән
Бар дөньяны кочкан чакларым?
Әйткән сүзләреңне ядъкәр итеп,
Күңелемдә, җаным ,саклармын.

Онытулар бигрәк авыр диләр,
Әрнисеңдер бәлки үзең дә.
Уттан алып, суга салдың мине
Түз йөрәгем, зинһар, түз генә…

Закирянова Рушания Фаисовна
Страна: Россия