Онытмыйк!
872 көн…872 төн…
Метроном туктамый, шыкылдый…
Ленинград боҗрага камалган, —
Бирешми, сыгылмый – ул чыдый.
Ачлыктан шешенгән балалар…
Урамнар мәеткә тулганнар…
Икмәксез, сусыз һәм җылысыз
Күшеккән, өшегән, туңганнар…
Анасы егылган ачлыктан, —
Кызчыгы еларга көч тапмый.
Кулында каралган шикәре:
“Әни, мә! Бу сиңа!”- Юк, капмый…
Яшәргә ничек тә булса да,
Үлмәскә ачлыктан, салкыннан.
Дошманга үч итеп, үлемне
Җиңәргә иде бит, и Ходам!
Ленинград боҗрасы…Метроном тавышы…
Миллионлап өзелгән гомерләр…
Тик күзләр өметле, күкләргә текәлгән,
Җиңүгә ышанган күңелләр.
Кешеләр! Онытмыйк без шушы көннәр зарын,
Онытмыйк без меңнәр каберен.
Болар кирәк безгә киләчәктә
Аңлар өчен яшәү кадерен.