XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Оныкларың дәвам итә синең гомерне

Бабайның әтисе Измайлов Сәлах сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Узен кызганмый: батырларча сугыша. 1945 нче елның

22 маенда Брандербург шәһәрендә сугыштан алган авыр яралардан һәлак була. Аңа багышлап язылган шигырем

Шатландымы икән чын күңелдән

Ишеткәч тә сугыш беткәнен.

Белә бит ул илдә хатыны һәм

Өч баласы өзелеп көткәнен.

Ярасы бик авыр, курка солдат,

Чит илләрдә кала бит үлсә.

Үкенмәс тә иде, илгә кайтып,

Туган туфрагына күмелсә.

Сугыш башында ук һәлак булса

Әрнемәс тә иде бу кадәр.

Батырларча һәлак булды, диеп

Кайтты илгә бары бер хәбәр.

Иң беренче көннәреннән алып

Соңгы көненәчә сугышның

Фашистларның өннәренә кадәр

Куып кертер өчен сугыштың.

Сугыш бетеп, илгә кайталмады,

Шунысы әрнетә шул күңелне.

Тыныч йокла, солдат,

Улың , оныкларың

Дәвам итә синең гомерне…

Измайлова Лилия Рустемовна
Страна: Россия
Город: село Старый Студенеө