Туган телем ояла
—
Бүген энем мәктәбендә,
Кылган икән батырлык.
Сөйләп бирде булганнарны,
Чынлап та, шак каталрлык.
—
Санау фәне, рус теленнән,
Бишле билгесен алган.
Татар теле дәфтәрендә,
Икеле басып калган.
—
Моңсуландым, яшьләрем дә,
Күзгә килде кай ара
Үзем түгел, безнең өчен,
Туган телем ояла.
—
—
Рәхәт сызлый
—
Ресторанга бардык бүген,
Ашдык тәмле итеп.
Үтереп сызлый башлады,
Кайтканмын тешне китеп.
—
Әти әйтә, гомердә дә
Бүтән бармыйбыз диеп,
Минем барасым килә,
Утырам башны иеп.
—
Кыен миңа сер бирмимен,
Авырту әле узмый.
Ресторанда ашагач,
Тешем дә рәхәт сызлый.
—
—
Балыкта
—
Чели җыеп, чиртер диеп,
Киттем кармак салырга.
Таңнан елга буена,
Балык тартып алырга.
—
Калкавыч сикергәлидер,
Калтырап тора бит кул.
Зууур балык тартып алгач,
Тоттым аннан өйгә юл.
—
Кайтып җиттем дигәндә,
Күз ачылды, менә эш
Йокы качты, сөенгәнмен.
Булган икән бары төш.