Менә тагын яз җитте. Кышкы озын төннәрдән соң, каты салкыннардан, ачы бураннардан соң тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигезлекләр, калкулыклар, урманнар, чокырлар… әкренләп-әкренләп авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган җирнең өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлады. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачтылар. Басулардан, узәннәрдән челтерәп беренче сулар акты.
Сулар акты… Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар…- барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар… кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исэ ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, сыяларны, бозны-карны тагын ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында, олуг Чулман узенең кебек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә Итил-Чулман суын ямансулап иксез-чиксез диңгез, төпсез диңгез көтеп ята. Анда изге Хазар җире, анда изге каган…
Нурихан Фәттах » Итил суы ака торур» , I баб.
И вот снова пришла весна. После долгих зимних ночей, ледяных бурь снова пришла весна. На низком небе просияло ласковое солнце; окутав всё вокруг своим светом, жизнелюбием, побаловав всех первым теплом, подарило всем земным созданиям золотые лучи. Оставшиеся зимой под снегом равнины, возвышенности, леса, ямы… лениво освобождаются от бремени. Проснувшаяся земля живо отбросила своё зимнее одеяло, на ней показалась молодая зелёная трава. Ивы распустили почки, и по полям и долинам журча потекла вода, когда-то родившаяся снегом.
Течёт вода… И ныне она течёт по тому направлению, которое взяла, когда во всём мире произошло содрогание. Ручейки, реки, протоки, паводок…- все они стремятся присоединиться к великой реке под название Чулман… примкнувшись, их силы преумножаются,и, сокрушая всё на своём пути, они бросаются вперёд. Чулман, вбирая в себя всю весеннюю воду, твёрдый снег и лёд, бежит к своему брату, так похожему на него. При встрече они заключают друг друга в объятия и продолжают путь на юг. Там бездонное и безграничное море со своим песком и огромными камнями на берегу с грустью ждёт ту реку Итиль-Чулман. Это море Хазар. Там святая хазарская земля, там глава Хазарского государства…