Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әнкәйгә мәдхия

1.Әнкәй җирдә иң кадерле кеше-

Юл күрсәтә безгә һәрчакта.

Шуңа күрә аның әйткән сүзе

Гел яңгырый безнең колакта!

2.Бар дөреслек- әнкәй әйткән сүздә

Гел изгелек эшләү уенда.

Җил-яңгырлар күрми, мәшәкатьсез

Без үсәбез аның куенында.

3.Әнкәй кебек олы йөрәклеләр

Бу дөньяда мәңге булалмас,

Әнкәй күңлен рәнҗетүче бәндә

Кеше дигән исем йөртә алмас!

4.Әнкәйләрне котлап чәчәк ата

Дөньялыкта, гүя, бар гөлләр.

Кошлары да сиңа җырлар суза.

Сине зурлап белмим, кем туяр?!

Касимова Тансу Зульфатовна
Страна: Россия
Город: Казань