Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әнинең яраткан гөле

Песиебезнең исеме үзенә бик туры килеп тора. Шук булганга мин аңа Шаян дигән исем куштым. Кечкенә генә булса да, бер дә тик тормый.: диванга сикереп менә, кире төшә дә йөгереп китә, яңадан сикереп менә.

Бүген мәктәптән кайткач, бераз Шаян белән уйнап алырга булдым. Җепкә кәгазь кисәге бәйләдем дә шуны тартып йөгерәм. Әй, чабып та карый инде песи! Берзаман мине узып китте дә тәрәзә төбенә сикереп менде. Тавышка борылып карасам – идәндә ярылган гөл савыты ята, туфраклар чәчелеп киткән. Әнинең укучылары бүләк иткән яран гөле бит бу. Нишләргә инде!?

Озак уйлап торырга вакыт юк. Әни эштән кайтканчы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Кибеттә шушы савытка охшаган гөл чүлмәге булыр әле дип, телефонны алып, фотога төшердем дә чыгып йөгердем. Минем бәхеткә, нәкъшундый гөл чүлмәге бар икән. Хәзер инде яңа савытка утыртасы гына кала. Монысын эшләп була, иң мөһиме – гөлгә зыян килмәгән. Әллә савыты зуррак булды инде- туфрак җитеп бетмәде. Аптырап тормадым, аш кашыгы белән һәр гөл савытыннан турак алып өстәдем. Шаян да минем янда бөтерелде. Тәрәзә төбенә дә карап ала. Тагын берсен төшерергә чамалап торамыдыр… Мин бармакларым белән төртә- төртә песиемә болай эшләргә ярамаганлыгын аңлаттым.

Орышканны яратмый ,ахрысы. Икенче бүлмәгә үк йөгереп чыгып китте. Идәннең буялган җирен сөртеп бетереп, кулыма китап алып утырган идем, әни кайтып керде.

Тәрәзәгә карап торгач, сизде, ахрысы, дип шүрләп куйдым. Юк икән.

— Помидор савытларын бу якка чыгарып куярга кирәк. Монда кояш яхшырак карый, — ди.

Мин ташып торам, әни тәрәзә төбенә тезеп тора. Шаян минем әле алдыма чыга, әле артта кала.

Әни кычкырып җибәргән тавышка чыксам, таныш картинаны күреп алдым: яңа савыттагы гөл идәндә ята, туфрак чәчелгән. Әни тезләнеп идәнгә утырган да, кызганыч кыяфәт белән гөлгә карап тора.

— Помидор әрҗәсе тиеп китте. Ярый әле гөл сынмады,- диде ул идәннән күзен алмыйча гына. Шаянга карап куйдым. Песи шатлыгыннан нишләргә белмичә, әни тирәсендә бөтерелә.

— Әни ,кайгырма. Кибеттә мондый савытлар бар,- дидем дә мин акча алып чыгып йөгердем. Үзем атлыйм, үзем уйлыйм. Ике булгач, өч була, дип әйтә торган иде минем әби. Бер савыт алыйм микән ,әллә икенеме?

Хикәяне язды: Гатиятуллина Әминә Марат кызы, 6 нчы класс укучысы

Гатиятуллина Амина Маратовна
Страна: Россия
Город: село Большие Ачасыры