Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Нургатина Диля Руслановна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 19.10.2007
Место учебы: СОШ 33
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Нижнекамский муниципальный район
Город: Нижнекамск
Перевод с русского на татарский
Категория от 14 до 17 лет
Николай Носов. Метро

Без, әни һәм Вәли белән, Мәскәүдә Алия апада кунакта булдык. Беренче көнне үк әни белән апа кибеткә китте. Ә Вәли белән мине өйдә калдырдылар. Карап утырырга фотосурәт тулы иске альбом тоттырып киттеләр. Әйе, без карадык, туйганчы карадык.

Вәли:

– Без болай көнозын өйдә утырсак, Мәскәүне күрми дә калачакбыз! – ди.

Тәрәзәдән каранырга тотындык. Каршыда – метро станциясе.

Мин:

– Әйдә, метрода йөреп килик, – дидем.

Станциягә чыктык, баскыч буйлап төштек һәм җир астында поездга утырып киттек. Башта куркыныч кебек тоелды, ә аннары ярыйсы гына – кызык икән. Ике тукталыш барганнан соң, чыктык.

«Станцияне карап килик тә, кире китәрбез», – дип уйладык.

Станциядә карап йөри башладык, ә тегендә баскычлар хәрәкәтләнә. Кешеләр шуннан өскә менә, аска төшә. Без дә шунда йөреп килергә булдык: өскә һәм аска, өскә һәм аска… Йөрергә дә кирәкми, баскыч үзе йөртә.

Баскычта йөреп туйгач, поездга утырып, кире киттек. Ике тукталыштан соң чыктык. Карыйбыз – безнең станция түгел!

– Без дөрес якка утырмаганбыздыр, – ди Вәли.

Икенче поездга утырып, башка тарафка киттек. Килеп туктадык – бусы да безнең тукталыш түгел! Монда без куркуга калдык.

– Берәр кемнән сорарга кирәк, – ди Вәли.

– Ничек сорарга җыенасың? Син кайсы станциядә утырганны беләсеңме соң?

– Юк. Ә син?

– Мин дә белмим.

– Әйдә, бөтен станцияне йөреп чыгыйк, берәр ничек эзләп табарбыз, – ди Вәли.

Шулай без станцияләрдә йөреп киттек. Йөрдек, йөрдек, башлар әйләнеп бетте.

Вәли шыңшый башлады:

– Китик моннан.

– Кая китәбез инде?

– Барыбер! Өскә чыгасым килә.

– Ә өстә нишләмәкче буласың?

– Җир астында торасым килми! – Ул елый башлады.

– Тукта әле, – дим мин, елама әле. Полиция алып китә бит.

– Китсен! Ээээ!

– Ярар, ярар, киттек, – дим. – Елама гына. Әнә полиция безгә карап тора инде.

Кулыннан тоттым да баскычтан менеп киттек. Кая килеп чыгарбыз икән, дим. Хәзер безнең белән ни булыр, дип уйлыйм.

Кинәт карасак, каршыда әни белән Алия апа икенче баскычтан төшеп баралар.

Мин кычкырып җибәрдем:

– Әни!

Алар безне күреп:

– Нишлисез сез монда? – дип кычкырды.

Ә без:

– Без моннан чыга алмый йөрибез, – дип кычкырдык.

Башка берни дә әйтергә җитешмәдек: баскычыбыз өскә алып менеп китте, ә аларныкы – аска. Өскә менеп җиттек һәм яшен тизлеге белән аска төшүче баскычка атылдык. Карасак – әниләр тагын безнең каршыга килә!

Күрделәр дә:

– Тагын кая барасыз? Ник безне көтмәдегез? – дип кычкырдылар.

– Без сезнең арттан…

Аска төшеп җиттек. Вәлигә әйтәм:

– Көтик. Алар хәзер безне алырга килер.

Көттек, көттек, ә алар юк та юк.

– Алар безне көтеп торадыр. Әйдә! – ди Вәли.

Баскычка мендек кенә, алар тагын каршыга килә.

– Без сезне көттек, көттек!.. – дип кычкыралар.

Тирә-юньдәгеләр шаркылдап көлә.

Өскә менеп җиттек тә тизрәк аска ашыктык. Ниһаять, тоттык аларны. Әни рөхсәтсез киткәнгә тирги башлады, ә без аларга станцияне ничек югалтканны сөйлибез.

Апа:

– Аңламыйм, ничек инде станцияне югалтырга була! Мин көн саен монда йөрим, бер тапкыр да станцияне югалтканым юк әле. Әйдә, өйгә кайтабыз, – ди.

Поездка утырдык. Киттек.

– Эх, сез наданнар! – ди апа. – Баштагы күзлекне дә күрмисез. Өч багана арасында адашып калганнар. Станцияне югалтканнар!

Менә шулай юл буе бездән көлеп бардылар.

Станциягә килеп җиттек, апа тирә-якка каранды да:

– Тфү! Башымны бутап бетердегез! Безгә бит Арбатка барасы, ә без Курск вокзалына килгәнбез. Дөрес якка утырмаганбыз.

Икенче поездга утырып, кире киттек. Апа башка бездән көлмәде. Һәм наданнар дип тә үртәмәде.

Николай Носов. Метро

Мы с мамой и Вовкой были в гостях у тети Оли в Москве. В первый же день мама и тетя ушли в магазин, а нас с Вовкой оставили дома. Дали нам старый альбом с фотографиями, чтоб мы рассматривали. Ну, мы рассматривали, рассматривали, пока нам это не надоело.

Вовка сказал:

— Мы так и Москву не увидим, если будем целый день дома сидеть!

Стали в окно глядеть. Напротив — станция метро.

Я говорю:

— Пойдем на метро покатаемся.

Пришли мы на станцию, спустились по лестнице и поехали под землей. Сначала показалось страшно, а потом ничего, интересно. Проехали две остановки, вылезли.

«Осмотрим, — думаем, — станцию — и назад».

Стали осматривать станцию, а там лестница движется. Люди по ней вверх и вниз едут. Стали и мы кататься: вверх и вниз, вверх и вниз… Ходить совсем не надо, лестница сама возит.

Накатались по лестнице, сели на поезд и поехали обратно. Слезли через две остановки, смотрим — не наша станция!

— Наверно, мы не в ту сторону поехали, — говорит Вовка.

Сели мы на другой поезд, поехали в обратную сторону. Приезжаем — опять не наша станция! Тут мы испугались.

— Надо спросить кого-нибудь, — говорит Вовка.

— А как же ты спросишь? Ты знаешь, на какой станции мы садились?

— Нет. А ты?

— Я тоже не знаю.

— Давай ездить по всем станциям, может, отыщем как-нибудь, — говорит Вовка.

Стали мы ездить по станциям. Ездили, ездили, даже голова закружилась.

Вовка стал хныкать:

— Пойдем отсюда!

— Куда ж мы пойдем?

— Все равно куда! Я наверх хочу.

— А что тебе наверху делать?

— Не хочу под землей! И начал реветь.

— Не надо, — говорю, — плакать. В милицию заберут.

— Пусть забирают! Э-э-э!..

— Ну, пойдем, пойдем, — говорю. — Не реви только. Вон милиционер уже смотрит на нас!

Схватил его за руку — и скорей на лестницу. Поехали вверх. «Куда же нас вывезет? — думаю. — Что теперь с нами будет?»

Вдруг смотрим — навстречу нам мама с тетей Олей по другой лестнице едут.

Я как закричу:

— Мама!

Они увидели нас и кричат;

— Что вы здесь делаете?

А мы кричим:

— Мы никак выбраться отсюда не можем!

Больше ничего крикнуть не успели: нас лестница вверх утащила, а их вниз. Приехали мы наверх — и скорей по другой лестнице вниз, за ними вдогонку. Вдруг смотрим — а они снова навстречу едут!

Увидели нас и кричат:

— Куда же вы? Почему нас не подождали?

— А мы за вами поехали!

Приезжаем вниз. Я говорю Вовке:

— Подождем. Они сейчас к нам приедут.

Ждали мы, ждали, а их все нет и нет.

— Наверно, они нас ждут, — говорит Вовка. — Поедем.

Только поехали, а они снова навстречу.

— Мы вас ждали, ждали!.. — кричат.

А вокруг все хохочут.

Приехали мы снова наверх — и опять поскорей вниз. Поймали, наконец, их. Мама начала бранить нас за то, что ушли без спросу, а мы стали рассказывать, как потеряли станцию.

Тетя говорит:

— Не понимаю, как это вы потеряли станцию! Я тут каждый день езжу, а еще ни разу станцию не потеряла. Ну, поедем домой.

Сели мы на поезд. Поехали.

— Эх вы, пошехонцы! — говорит тетя. — Искали рукавицы, а они за поясом. В трех соснах заблудились. Потеряли станцию!

И вот так всю дорогу смеялись над нами.

Приезжаем на станцию, тетя посмотрела вокруг и говорит:

— Тьфу! Совсем вы меня запутали! Нам на Арбат надо, а мы на Курский вокзал приехали. Не в ту сторону сели.

Пересели мы на другой поезд и поехали обратно. И тетя больше уже не смеялась над нами. И пошехонцами не называла.