XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
НИГӘ МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛМАДЫМ

Мәңге авыр, куып җибәрә алмаслык кара томан булып сарылган үкенечләр күңел төбенә оелгән. Алай гына булса бер хәл, ә күзләрнең яктылыгы нигә караңгылыкка чумды соң ?! Көндә, тырмап торган хисләр ничә еллар инде Фатыйхны торган саен әрнептеп торалар. Их , бер мизгелдә куып җибәрәсе иде караңгылыкны, чыгасы иде яктылыкка, яшисе иде меңгә сыймаслык савап, изге гамәлләр кылып. Юк шул, юк, терсәк якын, тешләп булмый. Һич югы күңелгә бер тамчы тынычлык иңсен өчендә гафу үтенерлек кешеседә инде юк. Әгәрдә, бер көнне Аллаһ рәхмәте белән бер кодрәтле көче килеп , бар ялгышлыкларын төзәтеп алырлык булса, Фатыйх авыр хисләрдән арынып, үлем сагәте җиткәндә җан тынычлыгы белән китәргә дә әзер булыр иде. Ә буген үлергә, Аллах каршысына барырга аның йөрәге җитми, намус дигән нәрсә аны битәрли. Кайчандыр дөньяның матур яктысын карап торган күзләре, буген мәңге кояш яктысыннан мәхрүм. Ничек шулай калганында нык хәтерли Фатыйх.Онытырлыкмы соң, язмыш үзеңә дә ачы чыбыркысы белән кылган явыз гамәлләреңә каршы китереп сукканда. Сукканда гына акыл ачылып, аңына килә икән шул кеше. Караңгылык каплаган күзләрен учларына каплап , тагы шул үткән хатирәләренә кайтты Фатыйх. Җиһанда яз хакимлек итә. Эштән чыгып кайтып барганда, Фатыйхның юлына көтмәгәндә яз кояшы булып Ләйсирә очрады. Әнә ничек елмаеп балкып килә аның каршына яз сылуы. Бу елмаю йөрәкне мең яктысына күмде, хисләр әллә нинди серле дулкынга уралып, сөюгә чорналды.Тәүге сөю җанны айкады, дөньяны балкыты, бәхет утында яндырды. Түзмәде Фатыйх, Ләйсирәгә каршы ул да елмайды, матур сузләрен җиткерергә ашыкты: » Чибәркәй , син бүген бик ягымлы, танышырга мөмкинме синең белән» ,-дип юлын бүлде аны Фатыйх. Шат елмайган Ләйсирәгә бу сүзләр , язның бүләге сыман күңелле кабул ителде. » Бик мөмкин»- диде ул, — серле генә күз ташлап. Юлда очрашкан ике йөрәкнең елмаюлары тирә- юньгәдә сибелде. Ак нәфис кулларыннан хәзер эләктереп алган Фатыйх , Ләйсирәне җитәкләп китте.Ул көнне төндә үзенчә ямле үтте. Тиз арада бер — берсенә күңеләренә ихлас , саф хисләре аша күпер салган яшьләр, озак вакытны сузмыйча, кавышырга булдылар.

Әкрен генә сизелмичә ел узды. Яшьләр бер- берсенә тиз ияләнделәр, әйтерсен бергә, балачакта ук уйнап үскәннәр. Җәйге таңнар, кышның ак бураннары алар өчен үзенә күрә күңелле, рәхәт узды. Нинди генә сүз башласаларда, бер- берсен хәзер аңлап алалар. Авылда торгач эшләрне дә бергә эшләделәр. Ике арадагы саф хисләр елдан- ел күңелне якынайтып тотты аларны. Читән генә аларга сокланып та ,шул ук вакытта көнләшептә караучылар булды. Нәрсә генә булмасын, Фатыйх белән Ләйсирәнең җылы, бер -берсенә булган хөрмәте югалмады. Өченче язны каршылаганда Фатыйх Ләйсирәгә бер кочак чәчәкләр белән аның тәүге очрашкан юлында кулын сорады. Бу тәкъдимне Ләйсирә бик көтте, чөнки бердән бер булган яры белән бергә яшисе килүе зур хыял иде аның. Шатлыктан күзләреннән яшь килде Ләйсирәнең .Башка дус кызлары кебек бәхетле гаилә кору теләге зур иде. Җәйнең иң матур сабантуй көнендә яшьләр авыл урамын шаулатып туй уздырдылар. Әти — әниләренең алган хәер фатыйхасы белән яңа тормыш юлын башлап яши башладылар. Әкрен генә үткән көннәрдә яшьләр тормыш мәшәкатләренә чумдылар. Эшкә бергә китәләр, аннан кич кайткач йорт эшләренә күмеләләр. Кич узып аткан таңнары әнә шулай ел артыннан ел узды. Тормыш алган-барган мизгелдә Фатыйх кисәк үзгәреп китте. Үзгәреп китү сәбәбедә бала булмау аркасында иде. Ләйсирә дә бик көтте шул әни буласы килуен, ләкин өметне өзәргә ярамый. Табибләр барсыда әйбәт дип тынычландырсада, Ләйсирә эчтән генә сызланды. Фатыйхның буш өйгә бик кайтасы килмәде. Эштән кайтканда каршысына балалар йөгереп чыкмагач , тормышмени бу дигән уйларына көндә ачуы капланды. Шул үзгәрүе белән астын — өскә китерде тормышын. Сабыр булыйк Фатыйх дип Ләйсирә юатып яшәсә дә, тора- бара сигез ел сабырлыгы түгелгән Фатыйхны авылдашлары да танымаслык булды. Дус-туганнар киңәшедә ярамады, алар капкадан ерак булдылар. Көч ташып торган олпат гәүдәле Фатыйх, бар дөньясына кырыс карады. Көннән-көн үзен чәчрәп чыккан нәфрәте чиктән ашты. Яз кояшына тиңләгән Ләйсирәсен кысыр җенгә тиңләде. Гүзәллеге, зифа буй сыннары белән таң калдырган Ләйсирә , көндәге гауга

тавышка түзеп эчтән янды, күңелле белән көйде. Юктан гына көнләшеп кул күтәргән башлаган Фатыйх , соңыннан көн- төнен авыр газапларга салды Ләйсирәне. Кибеп, сулыгып, күгәреп беткән тәннәрен уып , күпме сарай да кунып елларын уздырсада. Бер давыл тынар, матур тормышыбыз әйләнеп кайтыр дигән өметен сүндермәде. Җанны телеп үткән көннәрнең берсендә, бер мәлне Ләйсирә йөрәк астында тибү сизә. Ул көн аның өчен кабаттан кояш тормышка балкып кергән кебек була, күз алдында узган әче күз яшьләре шатлыкка түгелә. Бала, безнең бала, ун ел көтеп алган бәхетебез , тормышыбызны тулыландыручы җимешебез, дип үз — үзенә сөйләнеп табибтан чыгып, Фатыйхыма җиткерим тизрәк дип ашкынып кайтты ул. Өй җыештырды, камыр басты, өстәлгә Фатыйх яраткан ризыкларны әзерләп көтте Ләйсирә. Менә капка ачылды, тормыштан гел канәгатсез булган Фатыйх ишекне зур каерып ачып өйгә узды. Өйгә таралган тәмле ризыкның исендә тоймыйча , көндә эченнән кайнап торган ачуын бу юлыда басмады. Ләйсирәнең матур киенеп, янында елмаеп торганын күрмичә этеп җибәрде. Читкә чайкалып китсәдә , Ләйсирә тизрәк шатлыгын җиткерим дип Фатыйх каршысына басып баласы булуын әйтте. Көтелмәгән яңалыктан , әллә көтеп арганнан Фатыйх аптыраулы караш ташлады. Кемнән көтәсен, дип акырып җибәрүеннән, Ләйсирә сискәнеп китте. Ничек кемнән Фатыйх, синнән җаным, синнән дип дерелдәгән иреннәр минуты белән канга чыланды.Тәмам көнләшудән ярсыган Фатыйхнын артык сорау бирәсе килмичә, Ләйсирәне чәчләреннн йолкып селтәп кенә атты идәнгә. Бөтен гәүдәсенә янә курку иңгән хатын идәндә яткан килеш Фатыйхка ялварды .Синнән ул бала Фатыйх, ышан Алла хакы өчен, сиңа хыянәт итмичә яшәдем, ышан зинһар, дип елауларына ир ышанмады. Дус —туганнарына ачык йөзле, һәркемгә елмаеп эндәшкән ләйсирәгә гел көнләшү караш ташлап килгән Фатыйхның бер тамчыда күңелле үзгәрмәве, ышанмыйм , мин югында бүтәннәр белән чуалгансын, ышанмыйм дип тибә -тибә нык кыйнады ул. Җаны ачудан тынмаган ират хатынны мич янына сөялгән таяк белән берне йөзенә сыздырып салдыда, өстерәп баскыч төбенә чыгарып атты.Тәмам аңы югалган Ләйсирә бик озак салкын кышның башланган бозында ятып, кисәк тәне суыктан чемердән аңына килде. Билгесезлек, ниндидер караңгы дөньяны аңлап җиткерә алмыйча җирдә яткан хатынның, бер гаепсезгә җанын кыйганга канлы күзләреннән яшь тамды. Йөрәк астында типкән җаныда туктаган сыман иде шул вакыт. Күңелдә кисәк кенә өмет өзелде. Пәрә — пәрә килгән йөрәк җан ачысы белән Фатыйхка рәнҗеп елады. Тунган хисләрдәге сабырлык соңгы читкә җитеп югалды. Яз гүзәлле булып елмайган Ләйсирәнең авыр тәне буйлап сагыш йөгерде. Бу сагыштан минут эчендә чәч агарып калды, йөзе суылды. Иртән эшкә китеп барган күрше Хәтимә апасы Ләйсирәнең җирдә ятканын күреп тын калды. Йөгереп капканы ачып, аны кулына күтәреп алды. Хәлсез калган Ләйсирә хастәхәнәгә ярты ел ятканын чамалап алды.Озак ятуын әле дә аңламады ул.Авыр хәлдә килгән яшь хатыннын гомерен саклап калу өчен бик тырышты табиблар. Ләкин кызганыч ярылып киселгән күзләрен , икесендә алдылар аның. Кулларын алга сузып атлаган Ләйсирә әкренләп дөм караңгы дөньяда калып, бу язмышы өчен түзеп яшәргә кирәклеген күңеленә сендерә торды. ЛӘйсирәнең ул көндә юкка чыгуы Фатыйхны кызыксындырмады. Иркен тормышта тагында усал хисләр белән янып яшәгән ирне еллар үзе эшләгән явызлыкларын бермә бермә кайтара башлады.Эше уңмады, тормышы артка китте , өйе янды, Дус — туганнары читләште. Көннән көн яме бетеп барган тормышында, җанына тыныч урын таба алмый изаланганда язмыш аны тагында зур сынау астына калдыра. Уйга батып иске өйенә кайтып барганда аягы юк кына ташка эләгеп , сөртенеп барып төшә ул. Күзләрендә очкын булып атылган каннары битте буйлап төшеп кап- караңгы чоңгылга алып кереп китә.Кемдер аның кулына кагылуын сизеп алган Фатыйх, табибның эндәшүе кабат аны бу дөньяга алып кайтканда була. Һәм үзен хастәханәдә ятканын аңлап ала. Ничә ай ятсада Фатыйх нигә күзе күрмәве белән нык уйга кала.Табиблардан өметле сүз ишетми ул .Күзләреңнең икесендә алырга туры килде, исән калуынга сөен, Аллахка рәхмәтенне укы диләр аңа.Укы имеш дип эчтән кабат ачуын күзгартырга теләгән Фатыйх , янәшәдә яткан тумыштан кулсыз — аяксызларның түзеп тып- тын торуларын күңелле белән тоеп оялып куя. Бу оялу аны үткәннәрдә сау — сәламәт булып , тормышка риза булмый, шөкер итмичә ачу белән җимергән җанын нык сыздырып узды.Бу оялу аны үткәндә кылган явызлыклары өчен кире кайтарып , төзәтеп булмастай мәңге караңгы утка салды. Намуссыз кыланып яшәгән йөрәгенә язмыш тетрәтеп аңына китерде буген Фатыйхны. Ул гомергә сукыр булып калуына тунып китте, хисләре бозланды. Шушы боз аны , салкын боз өстенә кыйнап чыгарып аткан Ләйсирәсен искә төшерде. Кисәк күңелле җанланып киткән Фатыйхның , яз кояшы Ләйсирәсен эзләп табып алдына ятып гафу сорыйсы килде. Җылы , назлы кулларын күзенә куеп терелтәсе, яп- якты кояшны кабат күрәсе килде. Килде, бик тә килде. Җаннан ниндидер суырылып чыккан өмете белән кырыс язмышны читкә этеп атлыйсы, шул вакыт Ләйсирәне кочагына алып үткән яңа тормышына кайтасы килде. Башны кыздырып кузгалган уйлары белән Фатыйх хастәханәдә булсада Ләйсирәне эзләргә кереште. Моны анлап алган бер табиб бер- ике көн тынлап торганнан соң Фатыйхны үз бүлмәсенә дәште. Бер тынлыктан сон табиб Ләйсирәне эзләмәскә кушты Фатыйхка. Сорау арты сорау яудырган ирне тыңлап үткәннән соң, табиб Ләйсирәнең бер ничә ай элек вафат булуын әйтте. Фатыйх бу сүзләрдән соң бик озак аңына килмичә яшәде. Белә иде ул , яшь яз сылуын куллары белән юкка чыгаруын. Шушы явызлыгы бәреп чыккан хисләрен тыя алмыйча яшәгәненә нык үкенде Фатыйх. Болайда сукыр калган күзләре аны тагында бу дөньяда Ләйсирәсез калуы нык караңгы итте. Мәңге җуелмас авыр хисләргә бирелеп уздырган көннәре җанын кыйнады, уйлар мең тапкыр кабатлады, их нигә мәрхәмәтле булмадым…

Марданова Алина Ильнуровна
Страна: Россия
Город: Малмыж