Гыйльфановлар булабыз без,
Без өч малай – өч туган.
Әнием мине булса да,
Кыз диеп көткән булган.
Ул үзе бер дә сынатмый:
“Мин — бәхетле ана, — ди.
Малайларым бик тәртипле,
Куанамын шуңа,“ — ди.
Үзебезчә тырышабыз,
Бөтенесен эшлибез.
Кыз эше, малай эше дип,
Бер эшне дә бүлмибез.
Мин дә кечкенә булсам да
Сыер да сава беләм.
Бакчада чүпләр утыймын,
Тавыкка җимнәр бирәм.
Мондый байлык кемдә бар соң?
Әйтегез, кемгә тигән?
Әниемнең кызы юк та –
Малайлары бер дигән.