Әнкәем минем гүзәл
Йөзләре матур, күркәм.
Йөрәккә рәхәт була
Бер җылы сүз ишеткәч.
Мин сыенам әнигә,
Әнием мине иркәли
Җаныма ләззәт була
Кулының йомшаклыгын сизгәч.
Байлык та кирәк түгел,
Уенчык та кирәкми…
Бары тик ӘНИ булсын
Һәм безне назлап торсын!
Мәңге яшә, кадерлем!
Авырма син беркайчан!
Горурлыгың булырбыз
Кызартмабыз сине без!