Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әнием коймак пешерә

Әнием коймак пешерә

Табасын майлап кына.

Без дә көтеп утырабыз

Бик сабыр, тыйнак кына.

Түгәрәк өстәл янына

Килеп утырдык җайлап

Әни коймакларын куйды

Ак майлар белән майлап.

Мәтрүшкәле чәйләр белән

Коймаклар бигрәк тәмле,

Барыбыз бергә җыелгач

Өебез дә бик ямьле.

Әнием коймак пешерә

Табасын майлап кына.

Без анардан өйрәнәбез

Ике кыз җайлап кына.

Хисамова Тансылу Ильваровна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 08.07.2008
Место учебы: МБОУ "Урмышлинская ООШ" МО "ЛМР" РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Лениногорский муниципальный район
Город: село Урмышла