Әнием—күңелем кояшы
Әнием—күңелем кояшы,
Тормышның йолдызы син, ае.
Син булгач, кайгылар югала,
Һәр эшнең табыла үз җае.
Әнием — син минем алтыным,
Син генә күңелемә якыным.
Янәшә атла син гомергә,
Язсын гел Әни дип әйтергә
Әбиемә
Әбиемнең көләч йөзләрендә
Борчылу да, бераз моң да бар.
Уйланасың, һәрчак борчыласың:
“Нишләп йөри икән балалар?”
Борчуларың һич тә бетмәс, әбием,
Мәшәкатең бигрәк күп синең.
Күңел түрендә без – оныкларың,
Ә аннары газиз мәктәбең.
Гомер сукмагыннан атлый-атлый,
Уй йомгагын һәрчак сүтәсең.
Бездән, укучылардан матур эшләр,
Изге гамәл генә көтәсең.
Кемнәр?
Моңлы җырлар,
Якты нурлар тулы,
Киләчәккә,
Кая илтәр юлны?..
Югалмасмы
Рухи байлыгыбыз,
Халкыбызның
Әкият—дастаннары?
Хикмәтле сүз,
Мәкаль- әйтемнәре,
Кемнәр саклар,
Кемнәр яклар аны?
Иҗат иленә атлыйм
Тукай язган шигырьләрне
Укыйм мин бик яратып.
Иҗат итеп тә карадым,
Аныкына охшатып.
Ул язган әкиятләрне
Энемә дә сөйлим мин.
Чын күңелдән тыңлады ул –
Сөйләүчесе оста бик!
Шигырьләрен яттан сөйлим,
Әкиятләрен кабатлыйм.
Шулай итеп, әкрен генә
Иҗат иленә атлыйм.
М и н
Тып-тып басып язлар килә,
Яз килүгә кояш көлә.
Ул көлгәндә мин дә көләм,
Туган телне ихлас сөям.
Ул сөюдән мин рухланам,
Рухланам да шигырь язам.
Мин язганга кояш көлә,
Тып-тып басып, язлар килә.
Язлар белән Тукай атлый,
Күңелемнән гел кабатлыйм:
“Илһам бирче, каурый каләм,
Тукай сызган юлдан барам…”
Хисләремнән мәрҗән тезәм,
Язлар килә, шигырь язам.
Горурланам, аңлыйм шуны:
Мин – бөек Тукай оныгы.