Чәчәкләр җыям болыннан,
такыялар үрәмен.
Һәм бер матур букетымны,
әниемә бирәмен.
Әнием ярата минем,
ал чәчәкләр бәйләмен,
чәчәкләр дә елмаялар
котлап аның бәйрәмен.