Нинди генә чәчәкләр юк
Әнием бакчасында.
Сөйләп китим әле сезгә
Шул чәчәкләр турында.
Чәчәкләрнең иң гүзәле-
Гөлчәчәктер , минемчә.
Энәсе зәһәр булса да
Күпләр аны үз итә.
Матур да ул, тыйнак та ул
Миләүшә чәчәкләре.
Җәй җитүен хәбәр итә,
Аллы-гөлле төсләре.
Гүзәл чәчәк, энҗе чәчәк
Ландышларны күр әле.
Хуш исләрен тарата
Бу табигать бизәге.
Санап китсәң бик күп алар
Әнием бакчасында.
Ел да шулай шаулап торсын
Чәчәкләр — бакчасында.