Әниемә багышлау
Ак нурыйдай балкыйдыр,
Әни, синең йөзләрең.
Йолдоз кебек янадыр
Әни синең күзләрең.
Кояш кебек җылыдыр,
Әни, синең кочагың.
Чишмә кебек моңлыдыр
Әни, синең тавышың.
Ак кар кебек чистадыр
Әни, синең күңелең.
Ширбәт кебек татлыдыр
Әни, синең сүзләрең.
Шул сүзләрең иркәлидер
Минем нәни күңелне.
Балдай эреп китәмен
Елмаеп кочсан мине.