Әниләр — җирдә иң газиз, якын кешеләр. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган кеше. Ул безне туган телебезне, илебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар — безнең дөньябызның яме, шатлыгы.
Минем әнием — Рәфинә Сабирҗанова — Җир шарындагы иң матур әниләрнең берседер ул. Шулай дип әйтергә бик күп сәбәпләр бар. Чөнки ул һәрвакыт ягымлы, башкаларга карата игътибарлы, аш-суга да, йорт эшләренә дә оста һәм барысына да өлгерә.
Әнием бу дөньяны, кешеләрне һәм безне бик ярата. Көн дә өебезне җыештырып, тәмле ашлары белән безне сыйлый, хәлләребезне сорашып, төрле киңәшләрен бирә, безнең белән сөенә һәм кайгыра.
Без әнием белән бергәләп гөлләр үстерергә яратабыз. Өебездә гөлләрнең бик күп төрләре бар. Әнием миңа аларны ничек тәрбияләргә икәнлеген өйрәтә. “Кеше матурлыкны үзенә үзе тудыра. Ә матурлык күбрәк булган саен, дөнья матурырак күренә. Күңелгә гел яхшы уйлар гына килә…”, — дияргә ярата ул.
Әниемнең эш урыны — балалар бакчасы. “Бакчадагы һәрбер бала миңа якын. Мин аларны яратам, сагынып эшкә барам”, — ди ул. Чыннан да, ул һәр көнне бакчага нәниләре янына ашкынып бара. Ә ничек әзерләнә ул аларга икенче көнне тәрбия һәм белем бирергә? Ул һәрберсенә туры килә торган итеп, көче җитәрлек биремнәр әзерли. Аның сөйләвеннән үк аларны яратуы сизелеп тора. Чөнки ул аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора, нәтиҗәләр ясый. Балалар да аның янында бөтерелеп, “апа” дип сарылып торалар. Ә әнием һәрберсенә вакыт табып, алар белән уйный, шаяра, рәсемнәр карый, сөйләшә.
Балаларга карата гына түгел, әнием өлкәннәргә карата да игътибарлы. Аңа кем генә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, ул һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Бәйрәмнәрдә бүләкләр биреп, башкаларны сөендерегә мине дә өйрәтә. “Кеше сөендерү –зур савап ул”, — ди.
Күпләр инде беләдер, әнием матур шигырьләр, хикәяләр, җырлар иҗат итә. Без аның иҗатын гәҗит битләрендә күреп, җырларын тыңлап, горурланабыз.
Нинди зур бәхет бит ул янәшәңдә әниең булу! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим: сәламәтлек, матур тыныч көннәр, күп шатлыклар, сөенечләргә генә төренеп яшә.