Йөрәк маем, балам, кадерлем дип
Үстерә ул газиз баласын.
Исәпләми гомер буе күпме
Татлы йокылары каласын.
Баласының кайгы-шатлыкларын
Үз йөрәге аша кичерә,
Уйламыйча әйткән саксыз сүзен
Гафу итә, һәрчак кичерә.
Күңеле кителсә дә, сиздерми ул
Яшерә белә яшьле күзләрен,
Йөрәккәе әрнеп сызласа да,
Таба ала юату сүзләрен.
Яши алсак иде әниләрнең
Йөрәгенә салмый яралар.
Балалар бит әни күңелендә
Һәрчак сабый булып калалар.