И әнием, бер генәм
Тиңлим сине гөлләргә.
Синең кулың тисә әгәр
Чәчәк ата гөлләр дә.
Тиңлим сине зәңгәр күктән
Нурлар сипкән кояшка
Җылың әнием, мәңгелек бит
Көнләшерлек кояш та.
Караңгы төндә аем син
Яктыртасың юлымны.
“Абына күрмә, балам, — дип
Гел тотасың кулымны.
Йолдызлар булып балкыйсың,
Күңелем түрләрендә
“Бәхетле бул, балам,”- дисең,
Гел барган җирләремдә.
Бу кадәрле изгелекләр
Ничек сыйган җаныңа.
Җылы кояш, якты айның —
Гомерен телим сиңа!