XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әниең булу-нинди зур, олы бәхет

   Әнкәй, әнием, әни!Нинди мәгънәле сүзләр! Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, безнең уңышларыбызга шатланып, кайгылар булганда уртаклашып яшәүче кадерле, газиз әниебезгә дәшәбез.

   Әни! Күпме наз һәм җылылык бу сүздә. Сабый балаларның да теле «әннә»- дип ачылган бит. Беренче адымнарыбызны күреп, нинди сөенеч кичергәннәр бит алар! Күпне күргән, белгән кеше бит ул-әни! Безнең ин якын киңәшчебез, сердәшчебез ул.

   Хатын-кыз йомашак табигатьле, нәфис итеп яратылган. Бу гүзәл затларга иң җаваплы һәм иң четрекле вазыйфа йөкләнгән, ул-бала тәрбияләү. Хатын кыз иң элек-ана һәм гаилә учагын саклаучы!

   Әниең булу-нинди зур, олы бәхет. Аны ярату гына җитми, әни кешенең кадерен белергә, әйткән һәр сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуың, үрнәк холкың, эшкә өйрәнеп үсүең, булышуың белән шатландырырга кирәк. Ана йөрәге-бала өчен дәрья ул. Авыр хәлдә булсаң, онытма, әнидән дә нык таяныч, терәк юк! Әни- нур сибеп торучы якты кояш! 

   Әни минем иң якын кешем. Мине шатландыручы, юатучы олугъ зат. Миңа җан җылыңны биргәнең өчен сиңа рәхмәт. Ярый әле янәшәмдә син бар!!! Биргән киңәшләреңне истә тотармын, һәр сүзеңә колак салырмын. Әнием, син миңа һәрвакыт кирәк. Гел янымда, сау-сәламәт булып, сөенеп, озак яшә! Һәрвакыт бәхетле бул, әнием! Мин сине бик нык яратам!

 

Камалова Лиана
Страна: Россия