Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ничек инде моңланмыйсың…

Бигрәк серле инде авыл —

Җанны илһамландыра.

Гармунда да уйнамыйча

Күңелне моңландыра.

Ничек инде моңланмыйсың?

Авылың матур булгач.

Һәр яз тәрәзә төбеңдә

Сандугач сайрап торгач.

Ничек инде моңланмыйсың?

Авылда туып үскәч.

Чишмә буйларына төшеп,

Гармунда уйнап йөргәч.

Ничек инде моңланмыйсың?!

Туган телдә сөйләшкәч.

Бар дөньяны яңгыратып,

Мәчеттән азан әйткәч.

Ничек инде моңланмыйсың?

Авылда тормыш иткәч.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Шатланып яши белгәч.

ХАРИСОВ РАИЛЬ Рамилевич
Возраст: 20 лет
Дата рождения: 13.01.2004
Место учебы: Новошешминская гимназия
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Новошешминский муниципальный район
Город: Новошешминск