“Тәртиплем”, — ди миңа әни,
Әй яратам шул сүзен.
Шул сүздән соң ничек итеп,
Тәртип бозыйм соң үзем.
“Акыллым”- ди миңа әни,
Йөрәккә май шул сүзе.
Аннары мин озак итеп
Китаптан алмыйм күзем.
“Үскәнем” – ди миңа әни,
Үссендерә шул сүзе.
Чыннан да үсеп киткәндәй
Тоям аннары үзем.
“Бәгырь җимешем”, — ди әни,
Эреп китәм шул сүздән.
Сизми калам тып – тып итеп,
Тамалар яшьләр күздән.
Әниләр шундый була шул,
Бар сүзләре тылсымлы.
Дөньяда беркем була алмый,
Әнкәйләрдән ягымлы.