Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әни сүзе

Әни сүзе

Тирән мәгънә салып әйтелгәнгә,

Аңга барып җитә әни сүзе.

Туры юлны күрсәтүче маяк

Булып тора алда әни сүзе.

 “Миһербанлы, шәфкатьле бул,” – диеп

Яхшылыкка өнди әни сүзе.

Борчуларны оныттыра бара

Сөю – назга тулы әни сүзе.

Бәрәкәтле тормыш, бәхет тели,

Яманнардан яклый әни сүзе.

Фәрештәдәй иңнәремә кунып

Саклаучым ул минем – әнием үзе!

Халимов Ильяс Идеал улы

Халимов Ильяс Идеалович
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 26.01.2010
Место учебы: МБОУ "Кильдебякская СОШ"
Страна: Россия
Регион: РТ
Район: Сабинский
Город: Казань