Дөньяга килгәнче сабый
Аллаһка сорау биргән:
Синнән башка анда мине
Кем саклап йөртер икән?
Аллаһ әйткән җибәрермен
Саклаучы фәрештәмне,
Усаллардан яклар сине,
Онытма мин әйткәнне!
Әй, Аллаһым, ә мин аңа
Кем диеп соң дәшәрмен?
Әнием диеп дәшәрсең,
Кадерен белеп яшәрсең.
Бу сүзләрне раслыйлар бит
Пәйгамбәр хәдисләре.
Җәннәт аяк асларында
Һичшиксез әниләрнең.
Онытып дөнья мәшәкатен
Хәл белергә без барыйк.
Чәй янына тәмле-тәмле
Күчтәнәчләр дә алыйк.
Гомер буе безне көтә алар
Калдырмыйча изге догадан.
Исән чакта әйдә алып калыйк
Хәер-фатиханы алардан.
Дөньяга килгәнче сабый
Аллаһка сорау биргән:
Синнән башка анда мине
Кем саклап йөртер икән?
Аллаһ әйткән җибәрермен
Саклаучы фәрештәмне,
Усаллардан яклар сине,
Онытма мин әйткәнне!
Әй, Аллаһым, ә мин аңа
Кем диеп соң дәшәрмен?
Әнием диеп дәшәрсең,
Кадерен белеп яшәрсең.
Бу сүзләрне раслыйлар бит
Пәйгамбәр хәдисләре.
Җәннәт аяк асларында
Һичшиксез әниләрнең.
Онытып дөнья мәшәкатен
Хәл белергә без барыйк.
Чәй янына тәмле-тәмле
Күчтәнәчләр дә алыйк.
Гомер буе безне көтә алар
Калдырмыйча изге догадан.
Исән чакта әйдә алып калыйк
Хәер-фатиханы алардан.