Әни өйдә булган чакта
Әни өйдә булган чакта
Күңелләрем сөенә.
Ул булганда өй эче дә
Миңа якты күренә.
Әни пешергән ашлар да
Күпкә тәмле тоела.
Әнием көлгән чагында
Бар җирдән нур коела.
Әни янда булган чакта
Курыйкмыйм мин бернидән.
Язмыш, синнән шуны сорыйм:
Аерма син әнидән!
Төнге аклык
Бүгенге төн үзгә шундый,
Тыңлап ятам тын гына.
Могҗиза көткән күңелдә
Ниндидер хис, моң гына.
Салмак кына урыннан торып,
Тәрәзәгә күз салдым.
Төнге аклыкны күрдем дә,
Аптырап тынып калдым.
Бар җиһанны акка бизәп,
Тәүге кар төшкән икән.
Минем күңел шуны сизеп,
Хис, моңга күчкән икән.
Тәрәзәгә бизәкләр дә
Өстәлгән кунак булып.
Төнге аклыкка сөенеп,
Утырам күңел булып.
Кечкенә дустым
Бар минем нәни бер дустым-
Безгә бергә күңелле.
Шундый якын кешең булу-
Үзе шатлык түгелме?
Көн дә бергә уйныйбыз без,
Бергә-бергә көләбез.
Кайчак артык шаяргачтын
“Эләгәсен” дә беләбез.
Ул дустыма мин — зур терәк,
Миңа ул да бик кирәк.
Нәни дустым-сеңлем була,
Ансыз буш минем йөрәк.