XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әни, гафу ит… (Бер кыз бала көндәлегеннән)

Эх, тизрәк зур үсәсе иде… Зур үсәсе дә әни буласы иде. Ләкин гади әни түгел, ә иң әйбәте, иң яхшысы буласы иде. Әни булсам, үз баламны үзем тәрбияләр идем, аның белән уйнар идем, серләшер идем. Юк шул, минем әни андый түгел. Яратмый ул мине, мине тудырганга да үкенә. Уйнамый да, серләшми дә, бары тик “ак башлы шешәләрне” генә күтәреп, алар белән күңел ача. Ә мин… Мин бит гаепле түгел.

5 октябрь. Мәктәптән кайтып, өй ишеген ачып җибәрүгә, борынга сасы тәмәке исе бәрелде. Аш бүлмәсеннән чит ир-атларның сөйләшкән, хатын-кызларның көлгән тавышлары ишетелде. Мин өс киемемне салып, бүлмәмә кереп киттем. Димәк, әнинең бүген тагын бәйрәм, бүген тагын “гулять итә”. Ә минем аның белән сөйләшәсе, аралашасы, минем ашыйсым килә. Көне буена мәктәптә бер карабодай боткасы гына ашаган. Ул шундый тәмле иде, ашарга утырганчы, исе борынны кытыклап торды. Ә сыйныфташларның күбесе шул тәмле ботканы ашамыйча, борыннарын җыерып, “фу” дип китеп бардылар.

6 октябрь. Иртәнге биштә әни уятты.

— Кызым, үләм, коткар, зинһар! Бар, Гуляларга йөгер, әни берне бирергә кушты, дип әйт, акча урынына моны бир,- дип, миңа алтын алкалар сузды.

— Әни, бу бит әбинең истәлеге!?Ул аларны миңа бүләк итте бит!

— Истәлек, истәлек, анаң үлә монда, ә сиңа ниндидер тимерләр җәл, бар, йөгер тизрәк,- дип, минем киенгәнне дә көтмичә, яланаяк килеш мине тышка этеп чыгарды.

Урамда коеп яңгыр ява иде. Гуля апалар күрше подъездда гына торсалар да, аларга барып җиткәнче, салкын аяк табаннарыннан алып үзәккә хәтле үтте. Мин, калтырый-калтырый, кыңгырау төймәсенә бастым. Ишек артында сүгенгән, каты кычкырган тавышлар ишетелде.

— Таң тишегеннән кем йөри инде! Ә, каһәр суккан нәрсә, син икән! Нәрсә анаңның бирәне туймадымы әле!

— Әни авырый, сезгә берне бирергә кушты,- дип, мин аңа алкаларны суздым.

Гуля апаның йөзе үзгәреп китте. Алкаларны кат-кат әйләндереп, кесәсенә салып куйды.

— Бриллиант түгел-түгеллеген, ярар инде, күрше хакы, — дип, сөйләнә-сөйләнә кәгазьгә төрелгән бер яртыны чыгарып бирде.

Мин өйгә кергәндә, әни өстәл артында, тәмәкесен кабызып, уйланып утыра иде. Өстәлдә кичәге бәйрәмнән соң калган буш стаканнардан, кипкән ипи валчыкларыннан башка әйбер юк иде. Мин, шуларны юып-җыеп, чәйнектән кайнаган су эчеп, мәктәпкә чыгып киттем…

9 октябрь. Төн. Урамдагы көчле җил агачларны икегә бөкләп сала, яңгыр тамчылары, агач яфракларын өзеп, җиргә кадаклый. Әни өйгә кайтмады. Берәр хәл булмаса ярар инде. Бу салкында урамда куна калса, нишләр? Болай да инде күптәннән йөткереп йөри иде. Хәтта кайвакыт канлы төкерекләр чыга иде.

Эх, тылсымлы таякчыгым булса, әнине бу “кара еланнан” терелтер идем. Юк шул, дөньяда могҗизалар булмый…

19 октябрь. Әни кайтмаганга 10 көн булды. Кайтыр инде микән ул? Безнең күршедә Фатыйма исемле бер әби яши. Әни аны яратмый, “старая карга” дип йөртә. Чөнки әби әнигә акыл өйрәтә. Ә миңа ул ошый. Күргән саен Фатыйма әби миңа күчтәнәч бирә, башымнан сыйпап, кызым, балакаем, дип эндәшә. Ә бу көннәрдә мине үзенә гел кунакка чакырды, тәмле ризыклар белән сыйлады. Фатыйма әби берүзе яши, аның балалары юк. Кайвакыт мин хыялымда аны үз әбием итеп күз алдыма китерәм. Шул вакытта минем аны кочаклыйсым, әбием, мин сине яратам, дип әйтәсем килә.

Ә әни һаман кайтмый. Кайларда йөрисең инде син, әнием! Исән-сау микән башкайларың? Менә ничә төн инде үзем генә йоклый алмый интегәм. Бүлмә буенча ниндидер шәүләләр йөргән, куркыныч тавышлар ишетелгән кебек була. Мин шундый куркам. Әни, бәгърем, кайт инде!

21 октябрь. Бүген безгә ниндидер форма кигән кешеләр килеп, мине ятимнәр йортына алып киттеләр. Башта мин карыштым, аларга каршы торып карадым, кычкырдым, еладым, сугыштым – файдасыз. Синең әниең үлгән, башка туганнарыгыз юк, шуңа күрә сине ятимнәр йортына җибәрәбез, дигәч кенә мин аларга бирештем.

Әни, әнкәй, әнием! Нишләдең син, бәгърем! Ник мине ташлап киттең? Бу дөньяда мин берүзем кемгә кирәк? Әни, син нинди булуга карамастан да, мин сине бик яраттым. Минем сине сөясем, үбәсем, кочаклыйсым килде. Әмма мин өлгермәдем… Бәлки боларны алдарак эшләгән булсам, бу дөньяда сине яратучы кызың барлыгын, синең миңа кирәклеген аңлаган булыр идең, эчүне ташлар идең…

Әни, гафу ит мине! Ышан, зур үскәч, мин чын әни булачакмын. Үз балама яхшы тәрбия бирермен. Аны ашатырмын-эчертермен, төпле белем бирермен. Без аның белән гел бергә булырбыз, беркайчан да аерылмабыз. Мин үз-үземә сүз бирәм.

Ханзарова Ралина Радиковна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск