Борын-борын заманда Бөкәшле дигән урманда яшәгән ди, булган ди күп төрле җәнлекләр. Алар арасында аюлар, бүреләр, тиеннәр, арысланнар, аҗдаһалар белән беррәттән атлар да, сарыклар да, әтәчләр дә яшәгән ди. Алар бик тату яшәгәннәр. Тапкан ризыкларын һәвакыт бүлешеп ашаганнар, кичләрен бергәләшеп күңел ачканнар. Берәрсе авырып китсә, барысы да аңа ярдәмгә ашыккан: аюлар бал, тиеннәр җиләк-җимештән кайнатма, куяннар үлән чәе, сарыклар йоннан оек әзерләп алып килгән.
Шулай матур гына яшәгәндә, урманга авылдан күселәр ияләшкән. Алар урмандагы җәнлекләрнең дуслыгыннан бик көнләшкән. Күселәр ничек тә булса аларның араларын бозарга теләгәннәр. Башта җәнлекләргә авылдагы тәмле ризыклары ташып, алар белән бик нык дуслашканнар. Соңрак аларның бер-берсе турында төрле гайбәтләр сөйләп, араларын бозганнар. Шулай итеп аларның гомер буе килгән дуслыкларына нокта куелган. Хәтта бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткәннәр алар. Күселәргә шул гына кирәк иде. Алар хайваннарны бер-берсе белән ызгыштырып, сугыш чыгарырга теләгәннәр. Хайваннар арасында чын-чынлап сугыш башлангач, урмандагы агачларның тамырларын кимереп яши башларга уйлаганнар.
Ләкин зирәклеге белән аерылып торган карт Арыслан гына күселәрнең ниятен аңлаган һәм ничек тә булса элекке тормышны кайтарырга теләгән. Ул үзенен күптәнге дусты Мәче янына киткән һәм мәсьәләнең асылын аңлаткан. Мәче үзе белән дусты этне дә иярткән. Алар урманга барып житкәндә, күселәр урманны камап алган булганнар. Арыслан үзе генә белгән яшерен юлдан мәчене урман эченә алып керән. Ул күселәрне куркыткан, ләкин хайваннар арасындагы сугышны туктата алмаган. Аҗдаһаның ачуы шундый көчле булган ки, очкын тулы төкрекләрен чәчеп җибәрүе булган, урман яна башлаган. Бу янгында 12 төрле хайван: күселәр, үгезләр, юлбарыслар, мәчеләр, аҗдаһалар, еланнар, атлар, кәҗәләр, маймыллар, әтәчләр, этләр, кабаннар һәлак булган икән. Әлеге җәнлекләрне искә алу максатыннан, һәр башланган елны алар исеме белән атап йөртә башлаганнар. Менә ни өчен һәр ел аерым бер хайван исеме белән аталып йөртелә икән.