XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ни өчен куянның колаклары озын?

Борын-борын заманнарда, әле Җир планетасында кешеләр яратылмыйча, хайваннар гына хөкем сөргән вакытларда яшәгән , ди, бер Куян. Ләкин ул без белгән куяннар төсле озын колаклы, кысык күзле, кып-кыска түгәрәк койрыклы булмаган. Монысының, киресенчә, колаклары кыска, күзләре зур, койрыгы исә көлтәдәй озын һәм матур икән.
Бу Куян бик тә күңелле яшәгән. Көннәр буе урман аланында аллы-гөлле чәчәкләр җыйган, күбәләкләр куган, төлке-бүреләргә дә тоттырмаган, кабарып торган көлтәдәй озын койрыгын уңга-сулга боргалап, алардан бик ансат качып котылган. Тамагы ачса, тәмлеләрен генә сайлап, яшел үлән чемченгән, сусыл агач кайрыларын кимергән. Ямьле һәм җылы җәй айлары шулай сизелмичә үтеп тә киткәннәр. Урманга алтын көз килгән. Яшел үләннәр сулган, агач кайрылары да үзләренең тәмен, йомшаклыгын югалтканнар. Куянкайның тамагы ачкан, аның бик тә ашыйсы килгән. Үзенең бакчасы булса, хәзер шунда үскән тәмле-тәмле яшелчәләр белән сыйланыр иде. Ләкин җәйне уйнап-көлеп, эшләмичә үткәрде шул. Ә кәбестә, кишер кебек яшелчәләрне көч түкмичә генә үстереп булмый ич. Бик озак кайгырып утырган Куянкай. Бичараның елый-елый күзләре кызарып беткән. Шунда аның йомры башына бик шәп бер уй килгән. “Аю бабай янына барырга кирәк. Ул җәй буена бакчасында казынып ятты. Нәрсәләрдер чәчте, нәрсәләрдер утыртты. Вакытында суларын сибеп, чүп үләннәрен дә утап торды. Шуңадыр инде аның яшелчәләре бик күп, үзләре шундый зур булып үскән, бик тәмле булырга да охшап торалар. Бәлки, миңа да өлеш чыгарыр”,-дип уйлаган Озынкойрык. Үзенең ачтан үлмәячәгенә ышанып, Аю бабай өенә юл тоткан. Ләкин Аю бабай өендә булмаган. Ишегендә исә “Мин Керпе кызы Энәкәйнең туган көненә киттем” дигән язу гына эленеп тора икән. Бу язуны күреп, Куянның кәефе төшкән, тик өмете өзелмәгән. “Ярый, соңрак килермен әле”, — дип, кайту ягына борылган. Шунда аның күзләре бакчага төшкән. Андагы зур-зур кәбестәләрне, тәмле кишерләрне күреп, Озынкойрыкның авызыннан сулар килгән. “ Берне генә авыз итсәм, Аю бабай сизмәс әле”,- дип уйлаган Куянкай. Башта ул, уңайсызланып кына, сусыл кәбестә яфрагыннан авыз иткән. Аннан соң бер кечкенә генә кишерне ашап караган, яңадан тагын бер баллы кишерне ашап бетергән. Инде чыгып кына китәм дигәндә, Куян бер бик дәү кишерне күреп алган. Тамагы туйса да, күзе туймаган шул аның. Монысын да ашап карау теләге белән, әлеге зур кишергә үрелүе генә була, “шап” иткән тавыш ишетелә. Куяныбыз Аю бабай куеп калдырган капкынга эләккән. И тартылган, и йолкынган мескенкәй, ничек кенә булса да бу капкыннан ычкынырга теләгән ул. Шактый вакыт шулай азаплана торгач, тозактан ычкынган ычкынуын… Тик бөтен горурлыгы булган озын мамык койрыгы капкында өзелеп калган. Авыртуга чыдый алмаган Куянкай шундук бакча капкасына томырылган һәм кулларын биленә куеп торучы Аюга килеп бәрелгән. Кай арада кайтып җиткән диген син аны! Ачуы чыккан Аю, каракны эләктереп алган. “Тәмлеме?”- дигән ул, Куянның колакларын шундый нык итеп тартып. “Т-т-т әмле”,- дигән Куян, сүзләрен авыз эчендә көчкә әвәләп. “Үзең эшләп ашасаң, тагын да тәмле була ул!”- дигән Аю, куянның колакларыннан селкеп. Авыртудан һәм куркудан куянның күзләре әле уңга, әле сулга йөгерешкән. Нәтиҗәдә, шул көннән бирле күзләре мәңгегә кылыйланып калган.
Гарьлегеннән нишләргә белмәгән Куянкай Аю бабайдан елый-елый гафу үтенгән. Аю да аны кызганган һәм салкын кышны чыгарга ярдәм иткән. Ә инде яз җиткәч, Куянның үзен бакчачылык эшенә өйрәтә башлаган. Тик аның колаклары белән койрыгы гына элеккеге халәтенә кайтмаган. Аның колаклары озын, койрыгы кыска булып калган. Шул көннән аның Озынкойрык дигән исеме югалган һәм аны Кылыкай дип кенә атый башлаганнар.

Фазуллина Айзиля Айзатовна
Страна: Россия