XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Әни!»

Әни!

 “Әни”, — диеп язып куйдым

Күңелем дәфтәренә.

Әни, синең урының

Йөрәгем түрләрендә.

 Шушы шигырем белән

Әниемне мактыйм әле,

Уңганлыгын, булганлыгын

Җиһан ишетсен әле.

 Исемнәре ничек матур:

Гөлләр иле – Гөлинә!

Исемеңнән генә түгел,

Җаныңнан нур сибелә.

 Өч балаңны үстерәсең

Җил-давыл тидермичә.

Үткәрәсең борчуларың

Син безгә сиздермичә.

 Әнием, син бит минем бердәнберем,

Син минем асыл кошым.

Син бит минем сандугачым,

Төнемдә серле төшем.

 Бишек җыры тыңлап үстек,

Әни, сиңа зур рәхмәт!

Ходай бирсен озын гомер,

Гомер буе күр рәхәт!

 Ышан, әни, без булырбыз

Киләчәктә нык терәк.

Без бәхетле булсын өчен

Әти белән сез кирәк.

 

Байназарова Малика Рифнуровна
Страна: Россия
Город: с. Старый Мичан