Кара розалар.
Айгөл өчен бүгенге төн бик авыр булды. Ул куркыныч төш күреп уянды. Имеш тә, сөйгәне Рөстәм аңа кара розалар бүләк иткән икән. Ни өчен? Нигә нәкъ менә алар? Айгөл кара розаларны күргәне дә юк иде, гомүмән, аларның барлыгына да ышанмый иде. Ә әлеге төш Айгөлнең уйларын чәлпәрәмә китерде. Рөстәмнең йөзе дә аның күз алдында тора, ә аның йөзе салкын иде. Гомере буе йөзеннән елмаю төшмәгән Рөстәмнең йөзендә салкынлык тойды ул. Гүя Рөстәмне алмаштырып куйганнар. Әйтерсең дә, ниндидер таныш булмаган егет Рөстәмнең киемнәрен киеп аңа кара розалар бүләк иткән. Ул сәгать дүртләрдә уянды да, яңадан йокламады. Күпме генә онытырга тырышса да, күргән төшен оныта алмады. Ул аның кәефен бик кырды. Аның мондый куркыныч төш күргәне юк иде. Кара розалар… Ни өчен нәкъ менә алар? Сораулар күп, тик аларга җавап кына табып булмый.
Аның Рөстәмгә булган хисләре искиткеч саф һәм чиста. Беренче күрүендә үк гашыйк булган иде ул аңа. Шул кыска гына мизгел эчендә бу хисләрнең олы мәхәббәткә әйләнүен сизеп алды Айгөл. Тик шулай да, хисләрен белдерергә оялды. Рөстәм дә Айгөлне бер күрүдә үк яратты. Беренче адымны да иң беренче ул ясады. Айгөлне мәктәп капкасы янында көтеп алды да, кулындагы ап-ак ромашкаларны сузды. Йомшак куллары белән Айгөлнең чәченнән сыйпады. Шул көннән бирле алар һәрчак бергә булдылар. Һәр туган көнгә шатлана иде Айгөл. Ә Рөстәмне очраткач, аның назлы тавышын ишеткәч, аның барлык кайгылары югалды. Сөйгәненә булган хисләр аны яшәтте, аңа яшәргә көч бирде.
Кара- кайгы билгесе, начар төс дисәләр дә, Айгөл кара төсне бик ярата. Ул җәйге төннәрдә, йолдызлы күккә карарга чыга, йолдызлар белән аралаша. Йолдызлар Айгөлнең якын дуслары . Ул аларга барлык күңелендә саклаган, беркемгә дә сөйләмәгән серләрен сөйли . Әйтерсең дә, аның дуслары юк. Бар. Бар иде аның дуслары. Тик нигәдер Айгөл аларга серләрен сөйли алмый иде.
Якын дусты Гөлчәчәккә дә ышанмады ул. Сүз – кош кебек бит ул, бер очып китсә, аны кире тотуы авыр. Гайбәттән курка иде Айгөл. Кеше турында арттырып, ялганлап сөйләүләрен дә кабул итә алмады.
Яткан җирдән бик озак уйлап ятты Айгөл. Урамдагы каты җил дә аның күңеленә шом кертте. Әйтерсең дә, кешеләре дә, табигате дә аңа каршы.
Кичә кичтән әбисе белән сөйләшкәндә, Айгөл кунакка килеп китәрмен диеп вәгъдә биргән булган. Капканы ачып чыгуы булды, аның юлыннан кара мәче кисеп үтте. Башка көннәрдә булса, ул аны яхшыга юрар иде. Тик бүген…
Кибет каршында ул Рөстәмне күрде. Ләкин Рөстәм үзе генә түгел иде. Бик мөлаем гына, кыска буйлы, кара толымлы кыз белән аралашып тора иде. Ара ерак булса да, Айгөл ул кызны таныды.Ул- Гөлчәчәк иде. Шулчак Айгөлнең күзләреннән кайнар яшь тамчылары күренде. Ул бик озак аңламыйча, шул ук вакытта күзләрен ала алмыйча аларга карап торды. “Юк…Бу дөрес түгел. Мондый хәл була алмый берничек тә. Бу- төш. Бу кара розаларның турындагы төшнең дәвамы,”-дигән уйлар белән үз-үзен тынычландырып карады. Тик бар да өметсез. Төш түгел, ә өн икәне ап-ачык аңлашыла иде Айгөлгә. Кинәт ул кара розаларны исенә төшерде. Кара розаларны кайгыга юраганнары да дөрес икән.
Кибет каршыннан үтеп китәргә көче җитмәде һәм икенче урам аша әбисенә йөгерде.Әбисе капка төбендә үк аны көтеп тора икән инде. Айгөл йөгереп килеп аны кочып алды. Салкын урамнан җылы өйгә кергәндәй тоелды ул аңа. Әбисенең җылы кулларын үпте дә, аны бөтен күңеле белән яратканын белдерде. Аны күңеле җылынып киткәндәй булды. Куңелендәге кара болытлар таралды. Әбисенең кочагыннан ул тормышка бөтенләй яңа күзлектән карады. Тирә-юнь карадан гына тормый икән бит. Уйлар…Кара розалар…Хисләр…Мәхәббәт…Хыянәт… Барысы да онытылды. Сүзләр дә кирәкми. Әбисе гүя нәкъ шундый ук хисләр кичергән булган. Аның да шундый ук авыр хәлдә калганы бар аның да. Тик ул бирешмәгән. Тормыш юлларыннан горур килеш, башны аска төшермичә атлап барган. Аның да әбисенең кочагында иркәләнәсе килгән, тик янында бер якын кешесе дә булмаган. Юлында очраган барлык авырлыкларны да үзе җиңеп яшәргә өйрәнгән ул.
Айгөл өй каршындагы эскәмиядә ялгызы гына бик озак уйланып утырды. Тик гомере буе көткән бу сөюдән ул болай тиз генә аерыла алмады. Почта ящигына игътибар итте. Ап-ак конверттан матур гына язылган хат килеп төште. Айгөл тизрәк аны укырга ашыкты.
“Сәлам, Айгөл!
Гафу ит, бәлки мин бу сүзләрне синең күзенә карап әйтергә тиеш булганмындыр. Эх, булдыра алсам иде… Мин синен күзләреңә карап башка “яратам” дип әйтә алмаячакмын. Гафу ит, Айгөл! “
Айгөл мәрткә киткәндәй катып калды. Ул бер сүз дә дәшә алмады. Берни хакында да уйламады. Әлеге олы мәхәббәтнең болай тиз генә тәмамланасына берничек тә ышана алмады. Бер көнгә моның хәтле кайгының килүе дөрес түгел. Тик нишлисең бит, тормыш яхшыдан гына тормый. Яманы да булырга тиеш. Ләкин ике җанның олы мәхәббәте юкка чыгуы да мөмкин эш түгел.
Айгөл күрше хуҗалыктан тавышлар ишетте. “Рөстәм” дигән исемне ишеткәч, ул сүзнең нәкъ менә аның Рөстәме турында барганын аңлады. Кичә-кич аның аварияга очраганлыгы турында сөйләшәләр иде. Айгөл шаккатты. Ул сүзне тыңлап та бетермичә, Рөстәмнәрнең өенә йөгерде. Аяклары җиргә тимәде. Күңеле белән инде ул Рөстәмне кочып алды. Капкаларын ачып керүгә әнисе елаган тавыш белән Рөстәмнең юклыгын белдертте. Тик аның өендә булуын сизде Айгөл. Шул чак бакчадан Рөстәмнең моңлы җырын ишетеп алды. Рөстәм янына ашыкты. Рөстәм йөзен яшергәндәй, моңсу гына “сәлам, Айгөл!” диеп эндәште. Айгөл берни аңламады. Ләкин сүз башларга курыкты. Озак тынлыктан соң, Рөстәм йөзе белән Айгөлгә таба борылды. Аның бер күзе сукырайган иде.
-Гафу ит, Айгөл! Теләсәң арабызны бүген үк өзә алабыз. Синең минем кебек кеше белән гомереңне бәйлисең килмәс, -диде дә тизрәк китергә ашкынды. Айгөл аны куып җитеп кочып алды һәм ягымлы тавыш белән:
-Рөстәм, син бит минем гомерлек мәхәббәтем!
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
“Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе”. Арсланова Назлыгөл Фәнис кызы,
9 сыйныф укучысы. (16 яшь)
Җитәкчесе: Арсланова Алия Наил кызы