Дустыма.
Күңелсез булганда һәрчак
Якын, сердәш дус кирәк.
Борчуны да, шатлыкны да
Уртаклашырга кирәк.
Менә мин дә шул ягымнан
Сезгэ горурлана алам.
Үзем кебек шаян сүзле
Дустымны әйтә алам.
Үзе шаян, үзе көләч
Килгән менә бар яктан!
Шулай да әйтми калалмыйм
Үпкәләвен һич юктан.
Үпкәләсә дә үпкәсе
Озакка бармый аның.
Тагын тотына шаярырга
Алам дип хәзер җаның.
Дуслар кирәк бу дөньяда
Дусларсыз булмый яшәп.
Кайгыны да . шатлыкны да
Бүлешеп яшә, гөрләп!