Балаларының чыр-чу килеп уйнауларына карап тирән уйга баткан Айгөлне иренең эштән кайтып туктаган трактор тавышы сискәндереп җибәрде.
— И Ходаем, ашыма токмач салырга онытканмын бит,- дип хатын тиз генә кечкенә өенең кухнясына ашыкты.
Трактор тавышын ишетеп, балалар әтиләре янына йөгерде. Эштән арып-талып кайтса да, Закир өчен иң күңелле мизгелләр шушы инде. Ул һәрберсенең башыннан сыйпап, көнне ничек уздырулары хакында кызыксынды. Һәм өйгә узды. Читтән генә аш өендә кайнашучы хатынына яратып һәм сокланып карап торды да, кулын юып, өстәл янына килеп утырды.
— Балалар, ашарга керегез, әби-бабагызны да чакырыгыз, -дип Айгөл балаларына дәште дә, җиңелчә генә иренең башыннан сыйпап алды.
Өйгә таралган тәмле аш исе, гаиләдәге татулык белән бергә кушылып, рәхәт мөхит барлыкка китерде. Айгөл иң элек ашны әтисе белән әнисенә, иренә һәм балаларына бүлеп биргәч, үзенә дә салып алды.
— Барыгызга да тәмле ашлар, әйдәгез җитешегез,-дип әниләре Рәмилә ашка үрелде. Аннан инде тугыз җанның кашык шыкылдаткан тавышлары гына ишетелде.
Ашап туйгач, кызлар табын җыештырырга кереште, малайлар малларга су эчерергә чыгып китте, калганнар үз эшләре белән мәшгуль булды. Айгөл бакчадагы үсемлекләре янына чыкты. Тирән итеп сулыш алды. Саф һава аның башын әйләндерде. Әллә сөенечтән, әллә уйлар диңгезеннән башы әйләнеп китеп, хатын эскәмиягә чүкте. “Аллаһы Тәгаләкәем, шушы бәхетләремне күпсенә күрмә берүк”, -дип Ходайга ялварды. Моңа кадәр булган тормышы бик җиңелләрдән булмады шул…
***
Айгөл — тумышы белән шәһәр кызы булса да, иркәләнеп үсмәде. Кечкенәдән бар эшнең дә тәртибенә өйрәнде. Ике энесенә олы таяныч, әти-әнисенә булышчы булды. Кияүгә чыгып яши башлагач, улы Фазыл белән кызы Миләүшә туды. Ләкин тормышлары гына җайлашып китә алмыйча, ире белән юллары аерылды.
Закирының да беренче никахы уңышлы булмаган. Күрше районда яшәүче, бер яшьлек улы булган Фәниягә өйләнгән. Уртак балалары-кызлары Энҗе туган. Матур гына яшәгәндә Фәния эчүчелек белән шөгыльләнә башлаган. Закир моның белән килешә алмыйча, аерылышырга мәҗбүр булган. Кызы әнисе белән яшәп калган. Фәния бу иреннән соң, тагын ике иргә барган, икесеннән дә берешәр малай алып кайткан. Баштарак Закир кызы янына барып йөрсә дә, соңыннан Фәния аларның аралашуларына каршы төшкән, шулай итеп ара өзелгән.
Тик моның белән дөнья туктап калмый. Алга карап яшәргә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк.
Икесенең дә бәхетеннәндер, язмыш Айгөл белән Закирны очраштырды. Баштан кичкән авырлыклар да бер-берсенә охшаганлыктан, уртак тел тиз табылды. Өстәвенә киләчәккә уйлар да, тормышка карашлар да бер төслерәк иде. Сигез ел элек алар гаилә корып яши башлады. Закир Айгөлнең балаларын да үзенекедәй кабул итте. Бер елдан уртак балалары Булат, дүрт ел элек Әмирләре туды. Гаилә түгәрәкләнде. Кызы белән аралашып йөргән вакытта Закир Айгөл белән тора башлагач та, кызы Энҗене кунакка алып кайтыштырды. Балалар узара дустанә мөнәсәбәттә аралаштылар. Айгөл дә Энҗегә караңгы чырай катмады. Фәния Закирны Энҗе белән аралашудан тыйгач әти кешенең йөрәге өзгәләнде. Һәрвакыт кызын уйлап тилмерде ул. Ләкин Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Аның кодрәте киң.
***
Закирга бу юлы шабашкага күрше районга барырга диделәр. Ир каршы килмәде. Ни дисәң дә, гаиләне туйдырырга кирәк. Алар командасы җыенып юлга кузгалды. Барганда ук ир күңеле белән кызы Энҗене уйлады. Барып бер йортка урнаштылар. Сүз ара сүз ялганды. Йорт хуҗасы Нарим абзый:
— Бу дөньяда ниләр генә майтарылмый, әнә күрше авылда яшәүче Сабирның хатыны Фәния дә печән өстеннән егылып төшеп, умыртка баганасын имгәткән ди. Ә Сабирга нәрсә, башын ташлап эчеп йөри диделәр. Балалары кызганыч, — дип куйды.
Әлеге сүзләр Закирның башына күсәк белән биргән кебек тәэсир итте. Фәния, Сабир… Болар аның элекке хатыны турында сөйлиләр түгелме соң? Энҗе… Аның Энҗесен кем тәрбияли икән соң? Ир урыныннан сикереп торганын да сизмәде. Иптәшләренә юньләп берни дә аңлатып тормыйча, күрше авылга юнәлде.
Офык сызыгыннан кояшның әкрен генә аска тәгәрәвен күзәтә-күзәтә Закир шул тарафларга атлады. Баштарак та барып йөргәне булгач, өйләрен эзләп табу кыен булмады. Иске генә агач өйдән сүрән генә ут яктысы шәйләнә. Закир ишекне шакып карады да, тавыш ишетелмәгәч, эчкә узды.
Кеше күренмәсме дип, як-ягына каранып торганда эчтән:”Кем бар анда?”- дигән тавыш ишетелде.
— Бу мин,Закир, Фәния синме ул? -диде ир, тавыш килгән чаршау артына башын сузып.
Элеккеге ут чәчеп торган, эчсә тавыш күтәреп, кара-каршы талашучы хатыннан бары тик коры сөяккә калган, тавышы да ишетелер-ишетелмәс кенә чыгучы Фәнияне күреп, Закир телсез калды. Тамагына төер тыгылды. Ни әйтсәң дә, кызының әнисе бит ул.
— Ни булды сиңа, Фәния, -диде ул көчкә телен әйләндереп.
Күпме вакыт ятып та, үзенә шундый игътибарны беренче тапкыр ишетеп, хатынның күңеле тулды. Сүзен әйтә алмыйча, бите буйлап яшьләре агып төште.
— Менә нинди хәлгә калдым мин, Закир, — диде ул көчкә телен әйләндереп.
— Балалар, Энҗе кайда соң?
— Алар лагерьда.
— Ә ирең?
Әйтерсең шушы сорауны гына көткән кебек, караңгы почмактан исереп йоклаган Сабирның сүгенгән тавышы ишетелде.
Элеккеге хатыны белән нәрсә турында да сөйләшергә белмичә, Закир бераз утырды да, балалар кайткач тагын килергә сүз биреп, чыгып китте.
***
Эшләрен бетереп авылга кайтырга чыккач та, Закирның күз алдыннан Фәния китмәде. Инде кызы да лагерьдан кайткандыр. Аларга кем ашарга әзерләп ашатыр икән дип йөрәге өзгәләнде.
Ишектән килеп керүгә өендәге балалары муенына сарылды. Борынны тәмле бәлеш исе кытыклады. Өстәл янына утыргач та, тамагыннан аш үтмәде. Ирендәге киеренкелекне хатыны да сизде:
— Закир, ни булды. Күңелеңне нәрсә борчый?
— Балалар, әгәр ашап туйсагыз, барыгыз, уйнагыз, безгә әниегез белән сөйләшергә кирәк, — дип Закир авыр сулап куйды.
— Фәния, диде дә, ир туктап калды. Нидән башларга белмичә бераз торгач, күргәннәрен сөйләп бирде. Фәния әлеге хәбәрне ишетеп өнсез калды. Энҗене кызганды. Чөнки кунакка гына килгән арада да ул аны үз итеп өлгергән иде инде.
— Әлегә балаларны лагерьда, диде миңа Фәния, инде вакыт үтте, кайтканнардыр, нишләргә миңа, Айгөл, Энҗене уйлап, үзәгем өзелә бит.
Ирен нинди сүзләр белән дә юатырга белмәгән Айгөл аны кочаклап алды.
— Әйдә үзебезгә алып кайтабыз,-дигәнен сизми дә калды.
Әлеге сөйләшүдән соң, бер-ике көн үткәч, кызлары Миләүшәнең теше сызлый башлады. Дару белән генә баса алмагач аны әбисе Рәмилә табибка алып китте. Шуннан ул колакларны торгызырлык хәбәр ишетеп кайтты. Ишектән керүгә үк, Фәния белән Закирны чакырып алды:
— Утырыгыз, балалар, мин әйтәчәк хәбәр бер дә сөенечле түгел. Табибка чират торганда, Фәния яши торган авылдан берәү бар иде. Шул, Фәниянең балаларын приютка алып киттеләр, инде бер айлап булыр, диде.
Әле ярый Закир утырып тора иде, югыйсә әлеге хәбәр аны аяктан еккан булыр иде. Ир ике куллап башына тотынды.
— Тора алмыйча урында ятса да, алдашуыннан туктамаган бит, дип Фәнияне тиргәде.
— Менә биш балагыз. Аларга биш тарелкага биш чүмеч аш бүлгәндә, алтынчысына дә табарсыз, җитмәсә, су салып сыеклап булса да җиткерерсез. Бала приютка эләккән, ул анда яшәргә тиеш түгел, кияү, ул синең каның бит, алып кайтыгыз-дип, әниләре үз фикерен белдерде.
Әлеге җылы сүзләр Закирга әйтерсең, канат куйды.
— Рәхмәт, әби дип ул әбисен бөтереп алды да, сораулы карашын хатынына төбәде.
— Мин каршы түгел, Закир, әйдә кызны алып кайтыйк,-диде Айгөл.
Төнне көчкә уздырып, иртән алар юлга кузгалды.
Рәмилә рульдә барганда да төрле планнар корды. Ә Закир белән Айгөл бер-берсенә сыенып, үзләрен ни көткәнне уйладылар.
Башта Фәния янына сугылырга булдылар. Ни әйтсәң дә, кызның әнисе, аның рөхсәте кирәк булачак. Ишекне ачып эчкә үткәннәр иде, ниндидер сасы ис борыннарын ярып керде. Фәниянең хәле тагын да мөшкелләнгән. Аны алдашуда тиргәүдән мәгънә юклыкны аңлап, тыелып калдылар. Ә хатын гаепле икәнен аңлап, күзен яшерде дә, авыртудан тирән итеп ыңгырашып куйды. Янында олы улы Фәрит тә бар иде. Баксаң, Сабир хатынын ташлап чыгып киткән. Фәнияне караучы булмагач, Фәрит приюттан качып кайтып, әнисен карый икән. Әле дә яраларын чистарту белән мәшгуль иде ул. Үзе дә ундүрт яшьлек кенә баланың, шулай олыларча әнисен каравын күреп, өлкәннәрнең бугазына төер тыгылды.
— Фәрит, син болай итеп яраны эшкәртергә каян өйрәндең, -дип Айгөл сорамыйча булдыра алмады.
— Сабир абыйны карап тордым, -диде яшүсмер кыенсынып кына.
— Кая үскәнем, үзем чистартыйм, -диде Айгөл.
Ул эчендәге барлык ачуын эчкә йотып, Фәниянең яраларын чистартты. Сызлавы бераз басылгандай булган хатын тынычланып калды.
Закир аңа Энҗене үзләренә алырга теләвен әйткәч, каршы килмәде. Ризалыгын белдереп, башын селкеде.
***
Энҗе яңа гаиләсендә яши башлады. Мәктәпкә укырга барды. Миләүшә белән дә уртак телне тиз тапты кыз. Кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнгәне күренеп тора. Кечкенә беләкләре белән ипи басканын ишетеп, Айгөлнең исе киткән иде инде. Айгөл камыр ризыклары пешерә башласа, хәзер дә әйткәнне көтеп тормый, тизрәк булышу ягын карый.
-Һай рәхмәт, кызым, берүземә генә авыр булыр иде, кулың эшкә ятып тора, -дип мактый аны Айгөл.
Иркәлектә үскән, уеннарны үз итүче Миләүшәгә генә бик ошап бетми бу сүзләр.
— Харап икән, берәү эшли белә ди. Ярар, мин дә эшләрмен әле, -дип үпкәләгән кызына әни кеше сиздерми генә елмаеп куя.
Энҗегә көн дә тәтегән мактау сүзләрен, әлбәттә Миләүшәнең дә ишетәсе килә. Тора-бара ул да әкренләп аш-су әзерләгәндә булыша башлый. Читтән генә күзәткән Рәмилә белән Айгөл кызларның дуслыгына сөенеп туя алмыйлар.
— Менә бит, Миләүшә дә эш рәтен белә башлады,-ди алар.
Энҗе Миләүшәдән бер генә яшькә олы булса да, үзен зурларча тота. Сеңлесенең чәчен ике толымга үрергә ярата ул.
Рәмилә дә кызларны татар кызларына хас булганча тәртипле, итәгатьле итеп тәрбияләргә тырыша.
Җәйге айларда мунчаның өй алдында серләшергә ярата алар. Үзенең акыллы киңәшләре, гыйбрәтле хәлләр аша дәү әниләре кызларны тормышка әзерли.
Хәле көннән-көн авырайган Фәниянең көннәре санаулы калганны аңлап, Закирлар ике-өч көн саен аның янына барып йөрделәр. Энҗене дә әнисенә күрсәтеп калырга теләделәр. Айгөл авыртудан ыңгырашып яткан Фәниянең чи яраларына перевязкалар ясады. Алар килмәгән көннәрдә бу эшне Фәрит башкарды. Аны кызганып, өлкәннәрнең үзәкләре өзгәләнде. Электән эчүчелек белән шөгыльләнгән булгач, Фәнияне килеп караучы да булмады. Бу юлы баргач, Рәмилә түзмәде, район үзәк хастаханәсенең баш табибына кадәр керде.
— Нишләп аны барып карамыйсыз, тәннәре бозылып, череп ята бит,-дип мөрәҗәгать итте ул баш табибка.
Аның сүзләренә артык игътибар бирүче булмады. Әмма Рәмилә сүзендә нык торды.
— Сиңа кем соң ул, нигә шул тикле кайгырасың,- диделәр аңа табиблар, тулып җитмәгән кешегә караган кебек.
— Миңа беркем түгел ул. Ул минем киявемнең беренче хатыны, баласы шулар гаиләсендә тәрбияләнде, сездә бераз булса да кешелеклелек сыйфатлары юк мени? Ә Гиппокрант анты?! -дип үз сүзендә нык торган хатынга иңсә сикертүдән үзмадылар.
Аңа чыгып торырга кушып, баш табиб Хисамов кул астында эшләүчеләр белән сөйләште дә, ишекне ачып:
— Хәзер бригада җибәрәм, -диде дә, ишекне шапылдатып ябып куйды.
Бригада Рәмиләгә бик озак килми торган кебек тоелды. Ишекле-түрле йөреп, аяк өсте көтте ул аларны.
— Әгәр алдашкан булсалар, тагын барам, миннән тиз генә котыла алмаслар, -дип тузынды.
— Әни, тынычлан, җибәрәм дигәч, җибәрерләр, ашыкма, -дип Айгөл аны тынычландырырга тырышты.
— Үзе юньсез булса да, адәм баласы бит ул, бигрәк кызгандыра шул, -дип Фәниягә ымлады Рәмилә.
Дөрестән дә, хатынның хәле мөшкел иде. Аның ыңгырашкан тавышыннан өй эчләре селкенгән кебек. Вакыт-вакыт аңын да җуйган хатынга тыныч кына карый торган түгел иде.
— Мөгаен, озак яшисе калмагандыр инде, -дип пышылдашты өлкәннәр.
Кинәт ишек ачылды. Аннан ак халат кигән ике кеше керде дә, сасы, черегән ит исенә чыдый алмый, борыннарын җыерды. Тиз генә макса кияргә ашыктылар.
— Менә күрәсезме, нинди хәлгә җиткән ул, ә сез белмисез дә,-дип Рәмилә аларны тиз генә битәрләп атты.
Шәфкать туташлары Фәниянең яраларына уралган бинтны көч-хәл белән сүткәч, ах иттеләр. Чөнки ул бинтларга ияреп, хатынның черегән итләре дә килеп чыкты. Бер сәгать тырышты алар. Яраларын эшкәртеп, яңа бинт белән бәйләп куйдылар. Ике көннән тагын килергә сүз биреп, чыгып киттеләр.
Икенче көнне Фәрит әнисенең үлүе турында хәбәр итте. Гаилә тагын юлга җыенды.
— Беркеме дә булмагач, аның кәфенлекләре дә юктыр инде, әни, -дип борчылды Айгөл.
— Әйдә, башта кибеткә барып, бөтен кирәк-яракларны алыйк. Бездән калмасын, бөтен шартын туры китереп җирлик кызым, -диде Рәмилә.
Әниле-кызлы тиз генә кибеткә барып килделәр. Аннан юлга кузгалдылар.
Энҗегә генә ничек аңлатырбыз дип борчылды алар. Юлда барганда Айгөл ипләп кенә кызның башыннан сыйпады.
— Айгөл, кызым, син хәзер зур инде. Аңларсың дип уйлыйм, Фәния әниең вафат булган, дип кызны кочагына алды.
— Фәрит абый үзе генә калды. Ул хәзер нишли инде, -дип елап җибәргән кызны шактый тынычландыра алмадылар.
— Кайгырма, берәр җаен табарбыз, -диде аптыраудан Закир.
Алар килеп җиткәндә, Фәрит белән берничә ирдән башка өйдә беркем дә юк иде. Күпме генә көчле булып күренергә теләсә дә, малай түзеп тора алмады, сеңлесен кочаклап, үксеп елап җибәрде. Аларга карап башкаларның да күзләре яшьләнде.
— И, бала, бала. Тома ятим калды бит. Ни әйтсәң дә әни әни шул инде, -диештеләр.
— Башка кеше юкмени соң,-дип гаҗәпләнде Рәмилә.
Аңа җавап бирүче булмады. Рәхимле берничә кеше зираттан мәет юганда кирәкле әйберләрне алып кайттылар. Күршеләрендәге бер-ике хатын-кыз булышырга риза булсалар да, юарга теләмәделәр.
— Кәфенлек кенә тегәбез,- дип шул эшкә керештеләр. Закир шунда булган ирләр белән кабер казырга китте
— Әни, аны юмыйча күмеп булмый бит инде, тәвәккәлләп үзем юам. Юган белән юмаган бер булмас әле,-диде дә, Айгөл әзерләнә башлады.
Рәмилә кызын хуплап баш кына селкеде дә, су җылытырга куйды.
Фәнияне җирләп, бар эшләрен бетергәч, Фәритне приютка алып китәргә дип килделәр. Малай сеңлесен кочаклап:
— Мин анда сагынып үләрмен инде, әни дә юк бит хәзер,-дип күз яшьләрен түкте. Аны кызганып, бөтен кеше елады.
***
Көннәр әкренләп уза тора. Тик өлкәннәр күңеленнән Фәрит бер генә минутка да чыкмады. Ул бала приютта нишли икән, дигән сорау миләрен бораулады. Нәрсә генә сөйләшсәләр дә, сүзләре шуңа барып тоташты. Югыйсә ул аларга беркем түгел. Ләкин алар аны яратып өлгергәннәр иде инде. Өстәвенә Энҗе дә абыйсын бик сагынды.
Көннәрнең берендә Айгөл әнисе белән генә калгач:
— Әни, мин ул баланы жәлләп үләм инде, шуны уйлыйм да кулымнан бер эш килми, -дип хисләре белән уртаклашты.
— Минем дә исемнән чыкмый ул, әллә…
— Әллә алып кайтабыз, нюжели тагын бер баланы карый алмабыз,-дип җанланып китте хатын. Әнә Энҗе дә кәефсезләнеп йөри, Закир риза булмый калмас.
Рәмилә тиз генә ире Хәйдәр белән киңәшләшеп алды.Ул да кызы белән хатынының фикерен куатләде.
— Алып кайтырга кирәк, биредә тормышка өйрәнеп үсәр,- диде. Артык күп сөйләргә яратмаса да, Хәйдәре бер әйтсә, берәгәйле әйтә шул, дип сөенде Рәмилә.
Хәзер Закирның гына сүзен көтәсе калды. Аның эштән кайтуын дүрт күз белән көтте алар.
Гадәттәгечә барысы бергә җыелып ашагач, табын янында өлкәннәр генә калгач, Закирга фикерләрен җиткерделәр. Закир хатынына сокланып карады. Бу кадәр олы йөрәк каян килде икән аңа, дип уйлады. Фәритне алып кайтырга каршы түгеллеген белдерде. Бу хәбәргә аеруча Энҗе сөенде. Йөзе яктырып китте.
Алып кайтам дию белән мени әле ул. Документлары артыннан йөри торгач, берничә ай үтеп китте. Энҗе көннәрне бармак бөгеп санады.
Ниһаять, ул көн килде. Бүген Фәритне алып кайталар. Әтисе белән әнисе шунда киттеләр. Балалар дәү әниләре һәм дәү әтиләре белән бергәләп өйне бизәделәр. Кызлар табын әзерләргә дә булыштылар. Ә үзләре гел тәрәзәдән юлны күзәтте.
— Кайталар,- дип кычкырды кечкенә Булат, өйне яңгыратып. Барысы бергә ишек алдына йөгереп чыктылар. Энҗе машинадан әкрен генә төшеп килүче Фәритнең кочагына атылды. Кулыннан эләктереп алды да, кире машинага утырмасын дигәндәй, өйгә өстерәде. Үзе шатлыгыннан үре-кырлы сикерде.
— Әйдә, рәхим ит улым, -дип Рәмилә аның башыннан сыйпады. Шулай итеп гаилә тагын бер җанга ишәйде.
***
Ул көннән соң, айдан артык вакыт үтте. Көзге салкыннар башланды. Көзге шыксыз көннәрдәй, Фәритнең дә йөзе ачылмады. Беркем белән сөйләшмәде, елмаймады. Өлкәннәр: ”Әллә алып кайтып, ялгыштык микән“,-дип тә уйлаштыргаладылар. Чөнки Фәритнең үзеннән кечкенәләрен кыерсыту очраклары да булды. Андый вакытта Закир белән Айгөл ничек тә тыныч булырга тырыштылар. Фәрит белән яхшылап, ипләп кенә сөйләштеләр.
— Алар кечкенә бит әле, син зур инде, эне-сеңелләреңне якларга тиешсең. Көчең җиткәнчә һәм кулыңнан килгәнчә булышырга тырыш, -дип аңлаттылыр. Тату гаилә учагының җылысы үзенекен итте. Фәрит әкренләп яңа гаиләсенә ияләшә башлады. Энҗенең һәм башка балаларның да тәэсире тими калмагандыр. Алар һәрвакыт Фәритне үзләре белән ияртергә тырыштылар.
Фәритнең аеруча техникага хирыслыгы ачыкланды. Ватылган телефон, велосипед ише әйберләрне яратып төзәтә ул. Аның әлеге сәләтен күреп, Закир малайны үз тирәсендә йөртергә тырышты. Әнә шулай итеп Фәритнең әнисен сагыну хисе бераз басылды. Ул иркенләп сөйләшә башлады. Хәзер инде мәктәптә дуслары күбәйде. Юктан да кызык таба. Әле дә, мәктәптән сеңелләрен җитәкләп кайтып керде дә:
— Айгөл апа, мин бүген шигырь чыгардым, диде.
— Яле, безгә дә сөйләп күрсәт, -диеште өлкәннәр.
— Юк ла, шигырыемне ятларга онытып барганмын да, шуңа кызык итеп:
Төнлә Фәрит йоклаган
Шигырен ятламаган,- дигән идем, укытучы апа икеле куймады. “Иртәгә ятлап кил”, -диде.
— Дәресләрне әзерләмичә барырга ярамый шул, син моны сеңелләреңә дә аңлат, -дип, Айгөл малайның башыннан сыйпады.
***
Көннәр язга таба авышуга, Фәрит белән Энҗе тагын боегып йөри башладылар. Тагын нәрсә булды микән, дип борчылды Айгөл. Бу хакта иренә дә әйтте.
— Әниләрен сагына алар, кызым. Балалар шул әле, ныклап аңламыйлар,- диде Рәмилә.- Сөйләштем мин алар белән. Юксыналар. Юньсез булса да, әниләре бит. Шуңа уйладым да, мин аларны авылларына алып барып кайтырга булдым, сез каршы килмәссез бит, дип киявенә төбәлде.
— Юк әби, сиңа рәхмәттән башка сүз юк. Синнән башка нишләр идек икән без, -дип Закир әбисенең иңеннән кочып алды.
Көтү чиратын үткәргәч, Рәмилә Фәрит белән Энҗене үскән авылларына алып китте. Машина тәрәзәсеннән тирә-якны күзәткән балалар авылга якынлашкан саен, ныграк җанландылар.
— Дәү әни, кара әле, күлдә кыр үрдәкләре йөзә, -дип кулларын чәбәкләде Энҗе.
— Әйе, кызым, тиздән алар биредә балалары белән йөзеп йөрерләр әле. Тормыш туктап тормый, алга тәгәри, дип үзалдына әйтеп куйды ул.
ашина юлда тузаннар туздырып, алар өе янына килеп туктады. Кеше тормагач, иске өй тагын да ямьсезләнгән, шыксызланган иде. Йозагын ачып, ишекне ачты да, балаларны эчкә уздырды. Үзе еласалар, мишәйт итмим дип, тышта калды. Тик салкын өйнең шыксыз бүрәнәләре һәм караңгылык арасында балалар озак тора алмадылар, күз яшьләренә буылып, тышка атылып чыктылар. Һәм дәү әниләренең кочагына сыендылар.
-Әйдәгез зиратка да кереп, әниегез рухына багышлап дога укып чыгыйк, -дип Рәмилә балаларны машинага алып китте.
Зират янына килеп туктауга, күңелгә шом салып козгын кычкырып җибәрде. Аның капкасыннан керүгә үк әниләренең кабере күренеп тора.
Фәрит белән Энҗе бер-берсенә сыенып, озак кына кабер янында басып тордылар да, әкрен генә машинага чыгып утырдылар. Юлда кайтканда Фәрит:
-Рәхмәт, дәү әни, бераз тынычланып калдым, -диде.
Машина җил тизлегендә үзләре авылына ашыкты. Өйдә аларны башка туганнары шатланып каршы алды. Өйгә камыр ризыгы исе таралган. Айгөл тиз генә табын корды. Яңа өйләренең түбәсен ябу өчен калай артыннан йөргән Закир да кайтып җитте.
-Быел түбәсен япсак, киләсе елга яңа өйгә күчәрбез, Алла боерса,-диде ул.
-Ура, һәрберебезнең үзенең бүлмәсе булачак, -дип шаулашты балалар.
-Булыр, булыр, Алла боерса, -диде әтиләре. Бары тик тәртипле, хезмәт сөючән булып үсегез. Иң мөһиме – дус-тату булыгыз.
Ашап-эчеп туйгач Фәрит:
-Рәхмәт, әни, рәхмәт әти, -дип башын селкеде. Моңа кадәр абый, апа дип йөргән Фәриттән шундый сүзләр ишетеп, Закир белән Айгөлнең күзләре яшьләнде.
Шулвакыт: “Әле монда мин дә бар”,- дигәндәй, Айгөлнең эчендә тагын бер җан иясе селкенеп куйды. “Син дә бәхетең белән ту, сабыем”, -дип елмайды бәхетле, күпбалалы ана.