Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Нәзер»

 

   Гаиләдә бер генә бала булганга, Дилбәр күбрәк әбисе янында булды, әбисе тәрбиясендә үсте. Әти-әнисе иртән эшкә чыгып китә, ә Дилбәр тагын әбисе янында кала. Әбисенең әкиятләрен, яшь чакларында булган хәлләрен тыңлап үсеп җиткәне сизелми дә калды. Бик уңган шул аның әбисе, җитмәсә бик матур да. Тәмле итеп бәлешләр пешерә, матур итеп гөлләр үстерә. Ә иң мөһиме оста итеп бәйли ул. Бер көнгә бер пар оекны, я бияләйне бәйли дә куя. Нинди генә бизәкләр кулланмый ул аларны бәйләгәндә!

Әбисе Дилбәрне гел нидер өйрәтеп, киңәшләрен  биреп үстерә: “Кызым, эшеңне җиренә җиткереп эшлә! Шулай эшләсәң, сине хөрмәт итәрләр. Ә инде кем өйрәтте дисәләр – үзем беләм, диярсең”. Нәрсәгә генә өйрәтсә дә, нәрсә генә эшләсәң дә “Кем өйрәтте дисәләр – үзем беләм, диярсең” —  дип тукып тора. Дилбәр өчен бу көлке генә булып тоелса да, бу җөмләне еш кулланырга туры килде аңа. Беркөнне кеше күрмәгәндә генә әбисенең бәйли торган оекларын алып, бәйләп карарга булды. Әбисе моны күреп, бик шатланды, аның бәйләгәнен әкрен генә күзәтеп торды.

  • Я, кызым, эшең барамы?  — диде, әбисе елмаеп.
  • Тырышам, әбием, синеке кебек бизәк ясарга телим.

Тырыша торгач, Дилбәрнең бизәге нәкъ әбисенеке килеп чыкты. Дилбәрнең шатлыгы эченә сыймыйча кычкырып җибәрде:

-“Ес” –диде, ул. Килеп чыкты.

Шул вакытта күршедә яшәүче Наилә апа килеп керде. Дилбәрнең бәйли торган оек тотып утырганын күргәч, шаккатып: -Әллә, Дилбәр оек бәйләргә өйрәнәсеңме? Әбиең өйрәтәдер инде. Молодец! -диде.

-Юк, Наилә апа, мин үзем беләм, дигәнен сизми дә калды. Әбисенә күз төшергән иде, әбисе аңа күзен кысарга теләгәндәй, икесен дә йомып алды. Менә шундый вакыйгалары күп булды аның…

Әйбәт кенә мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керде Дилбәр. Укытучы һөнәрен сайлады ул. Кулыннан барлык эш тә килгәнгә күрә, хезмәт укытучысы булырга хыялланды. Җитмәсә, рәсемне дә матур ясый. Дилбәр  инде җиткән кыз, ә әбисе бик картайды шул аның. Институтта укыса да, еш кына әбисенең хәлен белергә кайта ул. Тәмле-тәмле чәйләр, кәнфитләр алып кайта  аңа.  Еллар үтә торды. Дилбәр институтны уңышлы гыны тәмамлап, үз бистәсенә эшкә кайтты. Әйбәт кенә эшли дә башлады. Эшен ярата шул ул. Ниләр генә ясамыйлар алар укучылар белән.  Балаларга дәресләр бик ошый, хәтта укытучы апаларыннан өстәмә түгәрәк тә сорадылар. Дилбәрнең куллары алтын, барлык эшкә дә бик оста.

Әбисе дә картайды шул аның, җылы оекларны да бәйли алмый башлады. Ә беркөнне әбисе бөтенләй авырып китеп, урынга ятты. Бик кайгырды Дилбәр әбисенең авырганына. Авыр хәлдә ятса да, әбисе гел нәрсәдер авызын кыймылдатып, нидер сөйләнә иде. Аның “җылы оеклар”, “җылы оеклар” дигән сүзе генә ачык ишетелеп торды.

   -Әбием, синең аягың өшиме, сиңа оек кирәкме? Син гел нидер сөйләнәсең.

Әбисе дәшмәде. Берничә көн шулай нидер сөйләнеп ята торгач, Дилбәрне чакырып алып болай диде:

   — Кызым, минем әйткән бер нәзерем үтәлмичә кала, шуңа бик борчылып,       Ходайдан мине кичерүен сорап ятам.

   -Нинди нәзер инде ул? –диде, Дилбәр.

   — Укуыңны исән-сау бетерсәң, яраткан оныгыма җылы оеклар бәйләп бирермен дигән идем. Авырып киттем шул менә, бәйли алмадым. Син мине кичерә күр инде, балам –диде , әбисе.

— Менә терелерсең дә, бәйләрсең әбием, аның өчен бер дә кайгырма. Оеклар өчен башыңны катырма инде. Кирәк булса, мин сиңа үзем ул җылы оекларны алып кайтып бирәм. Әнә, кибет тулган бит ул оеклар белән. Ниндие генә юк! –диде Дилбәр.

Әбисе төнне бик авыр чыкты, гел нидер саташты. Әнисе белән уйлаштылар да тиз генә шалтыратып,табибны чакырдылар. Ашыгыч ярдәм машинасы озак тормыйча, килеп тә җитте. Әбине хастаханәгә алып киттеләр. Ике атна дигәндә аның хәле яхшыра башлады. Дилбәрдән бәйли торган җебе белән энәләрен сорап алды. Бәйли башлаган оекларын бер атна эчендә, әбисе бәйләп тә бетерде. Дилбәрне чакырып, шатлыклы йөзе белән оекларны бирде:

  — Ниһаять, кызым, җылы оекларны бәйләп бетердем. Син аларны ки, аягың гел җылыда булсын. Мине искә алып киярсең. Мин Ходайга бик рәхмәтле. Әйткән сүзем үтәлде. Инде тынычласам да ярый.

     Дилбәр оекларны шунда ук аягына киде. Әбисе бәйләгән оеклар шундый йомшак, шундый җылы иделәр. Дилбәрнең күзләренә яшь килде. Ул әбисенә карады, аның да күзләрендә яшь иде. Ләкин бу үзгә, шатлыклы  яшьләр генә иде.

 

Замалиева Миляуша Фаритовна
Страна: Россия
Город: п.г.т Алексеевское