«Һөнәрләр»
Нинди гекнә һөнәрләр юк,
Җир йөзендә күр генә.
Хәзердән үк уйлап йөрим
“Кем булырмын?” – дип менә.
Төзүче булырга микән?
Төзәр өчен зур йортлар.
Әллә булыйм укытучы?
Укытырмын балалар.
Медицина өлкәсендә дә
Эшләп карыйсым килә.
Олыга да, кечегә дә
Ярдәм итәсем килә.
Мал табибы булыйм микән?
Яратам мин малларны.
Һәркөн назлап кына дәшеп
Ашатам мин аларны.
Җир йөзендә һөнәрләр күп,
Уйларга кирәк ныклап.
Тырышып укысаң әгәр дә,
Хыял чынга ашачак.