Нәүрүз.
Яз бәйрәме, гүзәл Нәүрүз –
Борынгыдан килгән гореф-гадәт
Изге йолаларның берсе син!
Татарымның горурлыгы булган
Милләтемнең асыл күрке син!
Тагын килдең Нәүрүз җилкендереп
Йөрәкләргә өстәп өметне.
Киң колачын җәеп бар тереклек
Көтеп алды шушы бәйрәмне.
Бар дөньяны сөенечкә күмеп-
«Нәүрүз мөбәрәкбад» яңгырый.
Бар җиһанда шатланышып халкым
Яңа язны гөрләп каршылый.
Йөрәкләрдә булган яшәү дәрте
Гомер буе сүнми дөрләсен!
Асылындагы милли бәйрәмебез
Гасырларда мәңге яшәсен!