Нәни йөрәктәге зур яра.
Ул дусты Ак тәпи белән яңадан аның кабере янына килде. Һәм үзенең нәни йөрәгендә мәңгелек яра булып калган вакыйгаларны яңадан бер кабат исенә төшерде.
Җәйге матур иртә иде. Бар җиһан кояш нурларына төренгән. Күк йөзендә аллы — гөлле күбәләкләр очып уйный. Ә яшел калай түбәле өйдә үзенең мамык мендәренә чумып биш яшьлек Алинә йоклап ята.Кыз кечкенә генә булса да бик кызыксынучан һәм кыю булып үсеп килә.
Менә ул кухня ягыннан килгән тәмле хуш истән борыны кытыкланып уянып китте. Кыз йокысыннан торып, әнисе янына ашыкты. Әнисе Алинә йокыдан торышка тәмле бәлешен пешереп маташа иде. Кыз иртәнге чәй өстәлен әзерләште. Һәм алар гаиләләре белән өстәл янына җыелыштылар.
Кинәт звонок чылтырады. Ашап утырган җиреннән кыз тиз генә ишек ачарга йөгерде. Ә анда Алинәнең дуслары килгән иде. Дус – ишләрен күргәч кызчыкның куанычы артты, ул аларны өстәл артына чакырды. Күмәкләшеп бәлеш ашаганнан соң балалар урамга юл тоттылар. Бара торгач алар үзләренең яратып уйный торган инеш буена төшеп җитүләрен сизми дә калдылар.
Башта алар су ерып уйнадылар, башларындагы яулыкларын салып вак балыклар сөзделәр. Суда уйнап туйгач, яр буендагы таллар арасында качышлы уйнарга керештеләр. Агачлар бик зур иде шуна күрә алар шул тал араларына яшеренделәр. Менә качырга чират Алинәгә килеп җитте. Кызчык тиз-тиз генә агач артына кереп посты. Кинәт кенә ул ниндидер елаган,бала тавышына охшаган авазлар ишетте. Кызның кызыксыну хисе аның куркуыннан көчлерәк булып чыкты.Ул акрын гына шул тавыш ишетелгән урынга таба китте. Килеп җиткәч кыз шундый хәлгә тап булды, аның алдында аягы бик нык яраланган эт ята иде. Ә этнең куенында өч баласы изерәп йоклап ята. Алинәнең этне җәлләп йөрәге чәнчеп куйды. Шул вакыт аның башына этне һәм аның балаларын өенә алып кайтырга кирәк дигән фикер килде. Ул кичкә кадәр эт балалары янында булды. Иптәшләре уенга бирелеп аның юклыгын да сизмәделәр.
Менә кич җитте. Бөтен бала-чага да өйләренә кайтып китте. Алинә эткә ярдәм итү теләге белән янып өенә йөгерде.Тик кызчыкның әти – әнисе моңа ризалашмадылар… Кызчык үзенең кыю икәнлеген дә онытып этләрне кызганып төне буе елап чыкты. Ничек йоклап киткәнен дә, әнисенең акрын гына өстенә юрганын ябып, чәчләреннән сыйпап китүен дә сизмәде. Хәтта ул иртәгә үзенең туган көне икәнен дә оныткан иде.
Кыз уянып киткәндә яңа көн башланып килә иде. Әтисе белән әнисе кыз торышка дип аңа тәмле, зур торт пешереп куйганнар. Кызның тортка исе дә китмәде, ул көне буе үз бүлмәсендә ятты. Менә аның бүлмәсенә шаулашып дуслары килеп керде. Алар кызны кабат инеш буена уйнарга чакырдылар.Тик Алинәнең генә анда барасы килми иде. Иптәшләре аны мәҗбүри алып чыгып киттеләр. Кыз инеш янына якынлашкач ук үзенең яраткан эте янына ашыкты, ләкин инде соң иде… Әнкә эт үлеп, аның янындагы кечкенә эт балалары юкка чыгып беткәннәр.Кыз ярсып елый- елый өенә йөгерде.Ул кайтып җиткәч тә көне буе бүлмәсендә бикләнеп елады. Әнисе белән әтисе аны юатып, тынычландырып та карадылар ләкин кыз берничек тә тынычлана алмады. Бу котычкыч фаҗига аның күз алдыннан китмәде.
Зал ягыннан килгән эт тавышы аны урыныннан кузгалырга мәҗбүр итте. Алинәнең әтисе приюттан Ак тәпи дигән эт баласы алып кайткан икән. Бу бүләккә кыз артык сөенмәсә дә ул азырак тынычланып китте. Ә Ак тәпи Алинә яныннан бер минутка да читкә китмәде. Үзенең соры, гөнаһсыз һәм тугры күзләрен хуҗабикәсенә төбәп, аның күңелен күтәрергә теләп ниләр генә кыланмады. Йокларга яткач та кызның кровате кырыена ятып аны күзәтеп утырды. Ак тәпи кызның аерылмас җан дустына әверелде.
Алинә укый башлагач та Ак тәпи аны мәктәпкә озата бара, ә кайтышлый алар су буендагы кечкенә каберлек аша кайталар. Кыз инде укып чыгып, маллар табибы булырга җыенып йөри. Аның иң зур хыялы яклауга мохтаҗ булган барлык җан ияләренә дә вакытында ярдәм итү. Бары тик шунда гына ул яралы ана эткә булыша алмавы өчен кичергән газаплардан котыла алачак…