Без урманга киттек әткәй белән
Ә мин үзем никтер хыялый.
Уйларым да кайчак чынга аша
Минем шулай булгалый.
Шунда күрдем ничек кояш чыгып,
Күк йөзенә урелеп менгәнен.
Уянганын аның, киерелгәнен,
Чык суында битен юганын.
Иртүк торып эшкә керешә ул,
Ә аннары безне уята.
Вакыт җитте, әйдә, торыгыз дип,
Бар дөньяга хәбәр тарата.
Ә туганы Ай, төне буе эшләп,
Ял итәргә өенә кузгала.
Кичен юлдаш булырмын дип, юлчыларга
Һәр көн иртән күздән югала.
Үз вакытында алар эшкә чаба.
Ә кем соң аларны кайгырта?
Кем ашата, кем эчертә икән шулай?
Әниләргә, ә кем ярата?
Әнә шулай уйга баткан чакта,
Әткәй килеп миңа эндәшә.
Миңа рәхәт, җылы булып китә.
Чөнки янда әткәй, янәшә.
Уйларыма чумам, онытылам.
Минем белән шулай булгалый.
Бар нәрсәне могҗизага тиңли
Нәни кызың, әткәй, хыялый!