Зәки Зәйнуллин
Әбиләр
Ишек авыр шыгырдап куйды. Сызык кына булып ачылган ярыкта кәкре буынлы бармаклар күренде һәм ишекне каерып ача башлады. Ишек гырылдап куйды да төбенә кадәр ачылып китте. Башына ап-ак яулык бәйләгән, өстенә корама юрган ябынган бер әби ята иде. Ишек тавышына, кузгалу түгел, күзен дә ачмады. Сәке йөзлегендә утыручы ике әби ялт борылып ишеккә карадылар, керүчене көтә башладылар.
Башта ишектән киез итекләр керде, аннары өстенә жылы бишмәт кигән, бишмәт өстеннән калын шәл ябынган карчык гәүдәсе күренде. Ишек ачылгандагы ук авырлык белән кире ябылуга, кергән карчык телгә килде:
— Исән-сау гыналармысыз, Ходай кошлары? — Сәкедә яткан карчыкка якынаеп, сүзен дәвам итте: — Бигрәкләр дә Ходайның рәхмәте төшкән кеше икәнсең! Монавы әче фибрал бураннарында үләргә ятмасаң, сиңа башка вакыт беткән икән, йә инде. Тыкрык аша көрт ерып килү синең янга әллә рәхәт дип беләсеңме? Аннан соң килеп, кабер казыган кешегә туң балчык чокуы ничегрәк диеп уйлыйсың икән син, шуны белергә кирәк иде.
Калын шәлен урындык аркасына элеп куйды да, үтеп барышлый мичкә кулын тидереп карап, сәке йөзлегендә утырган ике карчыкка дәште:
— Ни дип болай сөмсерләрегез коелган, йөзегезгә карамас өчен әллә нәрсә бирерсең…
— Менә бит, Мәрҗәм түти бит, нитеп китте бит әле…
— Берни дә булмаган! Менә дигән! Ул шулай, ире исән чакта да, ятып иркәләнеп алгалый торган иде. Шул чакларын исенә төшереп аласы иткәндер. Озак утырып, киң җәелгәнсез. Кая, кузгалышыгыз әле, утырыйм булмаса ахирәтем янына.
Килгән карчык сәке йөзлегенә утырып дога кылды:
«…без бәндәләреңне мәрхәмәтеңнән ташлама, язгы сулар агып, яшел үләннәр шытканын күрергә насыйп ит!»
Аннары, үрелеп, яткан карчыкның чәчен сыйпады, күз төпләрен сөрткәндәй итте, битенә, иреннәренә кагылып үтте. Кинәт керфекләр селкенеп куйды, битенә сизелер-сизелмәс алсулык йөгерде, бер бөртек яше бите буйлап тәгәрәде дә авыз буендагы тирән җыерчыкка кереп югалды. Иреннәре хәрәкәткә килеп, нидер әйтергә теләгәндәй кыймылдады.
— Ә-ә, хәзер, хәзер! Каяле, җылы чәйләре бармы? Ә, менә бит борынсыз самавыр кебек нәрсәләре, шушында бардыр ул.
Өстәлдәге термостан чәй агызып яткан карчыкның башын күтәрә төште дә ирененә чәйле стаканны тидерде.
— Яле, яле, азрак тәмләп йотып кара…
— Эчми шул ул, ризыгы беткән, ахрысы…
— И-и, авызыгыздан җил алгыры, сүз сөйлисез инде сез дә кеше рәтеннән! Сез бит Мәрҗәм күрше белән безнең кызларыбыз гына әле. Йә, йот инде хәзер, шулай, кабаланмыйча гына, менәтерәк, әйбәт булды хәзер, иншалла савыгуга китәр… Инде ял ит!
Шулай сөйләнә-сөйләнә, яткан әбинең ястыгын төзәткәләде, юрганын янадан әйбәтләп өстенә япты, яулыгын төзәтеп бәйләтте. Үзе һаман сөйләнә торды:
— Мин кичә генә ишеттем синең авырып киткәнеңне. Кайраклыдагы кызымның кызы кайткан кияве белән. Төмән дигән, нифте чыгара торган яктан. Мине шунда кияү килеп алып киткән иде, әйдә, әби, диеп. Киявем шуфир бит, теләсә кайчан машина үз кулында. Кичә аларга Халитым шылтыратты тилифуннан, Мәрҗәм әби авырып китте, диеп…
— Ие-е-е шулай, мона үзен күреп торасың бит инде…— диде теге ике әбинең берсе.
— Күрәсең, дип инде, әллә нәрсә булмаган әле. Туксанны куганда алай гына булгалый инде ул, унҗиде яшьлек кызлар түгелбез хәзер. Әйбәтләнә ул, менә, Миңнекамал түти әйткәние лә аны, диярсез. Без аның белән бер елны Бакыр Чагылның теге ягында, Гапкадыйр мәгъзүмнең коесыннан ерак түгел, Кара Айгыр талы янында арыш урган идек. Утыз өченче елгы корылык елны. Шунда, арыш урганда, бәбиләде ул, йөрәккәем. Хәзер палкауник булып читтә йөри торган малаен тапты ул шунда. Инде дә коры ел иде, арышның башагы чикерткә зурлык кына инде менә. И азапланды да соң таба алмыйча…
Урында яткан карчыкның бармаклары селкенеп куйды. Иреннәре нәрсәдер пышылдады.
— Миңнекамал түти, тыңлале! Нәрсәдер әйтергә итә шикелле.
Миңнекамал түти Мәрьямнең битенә иелде дә көлеп җибәрде.
— Ие, шулай шул, Гөмбәт яланында таптың шул. Мин аны юри генә әйткән идем Кара Айгыр талы диеп. Алай хәтерең әйбәт булгач, яшисең әле син. Каяле, күз тирәңне сөртим әле җылы су белән, күзләрең ачылып китеп, азрак карап ятарсың.
Күз төпләрен сөрткәч, яткан карчык, чыннан да, күзләрен ачты.
— Үлми әле ул, үлми, Алла боерса, минем ахирәт-күршем. Менә палкауник улы кайтып җитәр, Аллаһы Тәгалә боерган булса. Аннан сон килеп, авыл урамнары тулы оныклары, оныкларының балалары. Ничек итеп шуларны ташлап китәргә ди инде. Яшибез әле. Кышны үткәрәбез, яз җиткерәбез, җәй көтәбез әле без анын белән. Җирләр җылынгач…— Иелеп тынлап алды: — Әйе, әйе, шулай! Дөрес әйттең, дөрес! Пешкән җир җиләге ашыйбыз әле без, әйе! Үлми торсыннар, диеп язылган ди безнең язмыш китабында…
Яткан карчыкның ахирәте көн дә килде, һәр килүендә сәке йөзлегенә утырып догасын укыды. Аннары көне буе ахирәтен карады. Аны сөяп утыртып өстен алмаштырды, җылы су белән тәннәрен сөртте, чәчен тарады, ашатты-эчертте. Чыкмаган җанда өмет бар, дигәндәй, өч көн үтүгә, Мәрьям әби урынында елмаеп утыра башлады…
Беркөнне шулай туңган тәрәзә аркылы баеп барган кояш нурларына карап утырган җиреннән Миңнекамалга дәште:
— Миңнекамал! Минем әнидән калган җиз самавырны куй әле күмер белән. Газда кайнаган чәйнең тәме юк. Икәүләшеп кенә утырып, ирләребезне искә ала-ала чәй эчик әле, авыр туфраклары җиңел булсын мәрхүмнәрнең…
— Хәзер куям, хәзер! Күп сөйләнмә, тик кенә утыр! Кайда ул самавырың?
— Мич башында. Авырганчы, тазартып, иске шәлгә төреп куйган идем, кирәк булуы бар, диеп. Шуннан гына үрелеп ал…
Авыр ишек җиңел генә ачылып китте. Сәкедә гөжләп кайнаган самавыр янында чәй эчеп утыручы ике әби ишеккә таба борылып карадылар. Ишек төбендә кулына кечкенә чемодан тоткан дәү гәүдәле полковник басып тора иде.
— Исәнлек-саулыкмы?
— И-и, бәхетле заманалар шушылай була икән! Әйдүк-әйдүк, Ходайның рәхмәте төшкән бала. Әйттем бит мин сиңа, кайтып җитәр ул, дип. Хөкүмәткә шушындый асыл уллар табып биреп, үлеп торырга бүгенге көнне зур гөнаһ ул. Ю-у-ук, яшибез әле без…
Миңнекамал түти, улын кочаклап елаган анага карап күзләрен сөртә-сөртә, өстәп куйды:
— Кая, бәбкәем, өстеңне сал инде, урамнан кергән киемеңнән әнкәңә суык булмасын…
Заки Зайнуллин
Мы поживём ещё
(перевод рассказа «Әбиләр»)
Дверь тяжело скрипнула. Сквозь щель просунулись узловатые пальцы и стали с натугой открывать неподдающуюся дверь. Дверь как бы крякнула и распахнулась настежь. На саке (лежанке), укрывшись лоскутным одеялом, лежала старуха в белом платке. Она даже не шевельнулась на возню в дверях, глаза её остались закрытыми. Две старушки, сидевшие у её изголовья, разом повернулись в сторону двери и стали ждать вошедшего.
Сначала в дверях появились валенки, затем в накинутой поверх телогрейки толстой шали показалась сухопарая старушонка. Когда за ней с натугой, как и при входе, закрылась дверь, она заговорила:
— Как поживаете, божьи одуванчики?- приблизившись к лежачей старухе, продолжила : — Надо же что надумала, чай, не у Аллаха за пазухой? Что в другое время не могла собраться помереть, кроме как в феврале, в буран. (Со свойственной деревенским старушкам наречием она говорила «фибрал», «тилифун», «палкауник», «шуфир»). Думаешь, легко карабкаться мне до тебя по сугробам да по ухабам. А вот ещё я хотела у тебя спросить, кто тебе и как в такой мороз могилу копать будет, а ?
Повесив толстую шаль свою на спинку стула, мимоходом коснулась печи и обратилась к старушкам, сидевшим у изголовья саке:
— Что пригорюнились, сидите, как в воду опущенные?
— Так ведь, тётушка Маржам ведь, это самое…
— Ничего не случилось! Не хворая она, не хворая! Она такая, любит понежиться, и при муже ещё, царство ему небесное, такое бывало. Вот и решила тряхнуть стариной. Чего расселись, чай, не на посиделки пришли . Ну-ка, подвиньтесь, посижу-ка возле разлюбезной подружайки.
Присев, сначала помолилась: «Не оставь нас от забот своих. Да будут благословенны дни наши. Да ниспошли нам узреть весенний поводок да зелёную травку».
Потом, потянувшись, погладила по головке лежащую старуху, прошлась по её губам, лицу, вытерла под глазами. Вдруг ресницы дрогнули, лицо как бы порозовело, скупая вдовья слеза быстро пробежала по лицу и спряталась в глубокой морщине у рта. Губы пришли в движение в желании что-то сказать.
— А, сейчас, сейчас! Где это там, есть ли у нас теплый чай. А вот здесь он, самовар без носа, в нём, наверняка, есть чай.
Из термоса на столе налила чаю, и ,приподняв голову старушки, поднесла стакан к её губам.
— Давай, давай, глотни маленько…
— Не пьёт она, видать, помрёт скоро…
— И-и, не городите чепуху, как люди, сидите уж… Вы ведь нам с соседушкой Маржам в дочери годитесь. Ну, глотни разок, вот так, не торопись, всё идёт к лучшему, бог даст оклемаешься… А сейчас отдохни!
Приговаривая таким образом, она поправила перину старухи, прикрыла хорошенько её одеялом, перевязала платок на голове. И добавила:
— Вчерась ведь только прослышала, что хворая ты. Из Кайраклов зять с внучкой приезжали. В Тюмени они живут, там нефть добывают. Так ведь уговорили к ним поехать, зять уж больно сильно приглашал. Зять шофер у меня, машина всегда у него под рукой. Вчера Халит-то мой и позвонил, что, дескать, ты занемогла.
— Да, да, сама ведь видишь,- промолвила одна из старушек.
— Чего это я вижу? Ничего пока не случилось. Когда девятый десяток меняешь, такое уж бывает, чай, не молоденькие. Поправится она, помяни моё слово. Скажете ещё, дескать, тётушка Миннекамал напророчила. Мы с ней одним летом на той стороне Бакыр Чогыла, рядом с колодцем муллы Гапкадыйра, недалеко от тальника Кара Айгыр рожь жали. В тридцать третьем году было это, как сейчас помню, засуха тогда была ещё. Тогда там и родила она, сердечная. Сейчас он полковником служит в дальних краях. Такая засуха была, что ржаные колоски были с гулькин нос. Как она мучилась, всё не могла разрешиться.
Дрогнули пальцы у лежащей старухи. Кажется, она что-то прошептала.
— Тётушка Миннекамал, послушай-ка. Чевой-то хочет сказать.
Тётка Миннекамал ближе наклонилась к Марьям, почти коснулась её лица и засмеялась.
— Этак, этак, на поляне Гамбат и родила. Это я нарочно тебе сказала Кара айгыр. Память у тебя ещё ой-ой-ой! Поживём ещё, не помрём. Дай-ка тёплой водичкой глаза протру, посветлеет в глазах-то. Полежишь с открытыми глазами.
На самом деле старуха на саке как бы воспряла от таких ухаживаний, приоткрыла глаза.
— Не помрёт она, не помрёт. Бог даст, выживет моя ненаглядная соседушка. А там и сыночек-полковник явится. Всё в руках Аллаха. А там у неё целая улица внуков, правнуков. Как это можно их покинуть. Поживём ещё мы с ней. Перезимуем, дождемся весны, а там и лето недалеко. А когда земля прогреется…-прислушалась к старушке: — Да, да. Именно так, правду баешь. Побалуемся и земляникой, да, да. Про нас там, чай, у всевышнего написано, чтобы не помирали мы…
Каждый день приходила она к соседушке, каждый день молилась у изголовья старушки. Целыми днями ухаживала за ней. Прислонив её к саке, меняла одежду, протирала её всю тёплой водой, причёсывала, поила-кормила. Не напрасны были ухаживания Миннекамал, тётушка Марьям через три дня уже сидела улыбаясь на саке …
Однажды, глядя сквозь замёршее окно на закат солнца, обратилась с места к Миннекамал:
— Миннекамал! Где-то у меня там есть медный самовар, от матери ещё остался, поставь его, пожалуйста, на углях. Чай на газу — это не чай, невкусный он. Давай попьём чай вдвоём, мужей помянем, пусть им земля будет пухом…
— Сейчас поставлю, сейчас! Не разговаривай, сиди тихо, не утомляйся. Где он у тебя?
— На печке. До хвори ещё, вычистив, на печку поставила. В старую шаль завернула. Думала, пригодится. Достань оттуда…
Дверь легко отворилась. Сидевшие у шумящего самовара за чаем две старушки обернулись к дверям. В дверях стоял с чемоданом в руках дородный полковник.
— Здорово живёте?
— И-и, вот что значит всё в руках божьих! Проходи, проходи, долгожданный ты наш. Говорила я тебе, что вернётся он. Грех помирать, когда таких сыновей вырастила, на службу отправила. Не-ет, поживём ещё на свете…
Вытирая слёзы на глазах, глядя на прослезившихся и обнимающихся мать и сына, добавила:
— Давай, родной, раздевайся, а то с холода мать застудишь.
(перевод выполнила ученица 8 класса МБОУ «Кулле-Киминская ООШ» Атнинского муниципального района РТ Нуриева Диля)