Муса Җәлил ! Муса абыебыз !
Бармы бала , сине белмәгән ?
Дәреслекне ачсак, синең рәсем,
Муса абый ! Гүя үлмәгән
Үлемсез син ! Әнә таш һәйкәлең
Балкып янып тора ерактан.
Шигырьләрең, үлмәс әсәрләрең
Җырлап ишетелә колакка.
Күпме бала “Джим”, “Сәгать”еңне,
“Карак песи”ләрең ятлаган.
Тетрәндергеч “Моабит дәфтәре”ңне
Тугры иптәшләрең саклаган.
Кемнәр генә сине белми икән,
Юктыр илдә сине сөймәгән.
Тоткынлыкта җәза күргәндә дә
Йөрәгеңдә җырың сүнмәгән.
Кача – поса һаман язгансың син
Көрәшергә әйдәп, көч биреп.
Туган халкың сөеп зурлый сине,
Җырларыңда даулашкан ирек.
Синең белән бергә 11 дустың,
Плетцензеедә башы киселгән.
Сезнең батырлык ул, юк, онытылмый,
Чәчкәләргә һәйкәл күмелгән.
Гомер юлың – үзе моңлы бер җыр,
Онытырлык түгел исемең.
Муса абый ! Батыр көрәшчебез !
Үлемеңдә гүзәл җыр синең.
Туган көнең бүген, Муса Җәлил !
Баш иямен һәйкәл каршында.
Гасырларга яңгырап, онытылмаслык
Җыр калдырдың туган халкыңа.