“Муса Җәлил кем ул, нинди шәхес?” —
Сорады миннән энем.
Ул – илебезнең бөек, батыр улы,
Онытма шуны, энем!
Дошман мылтык терәгәчтә,
Сынмаган, бирешмәгән.
Соңгы сулыш алганда да,
Каләмен төшермәгән.
Батырлыкка, матурлыкка…
Чаң суга хәр бер сүзе.
Халык шуңа хөрмәт итә,
Мостафа улы Муса Җәлилне!