XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Моңсулану»; «Игътибарлы бул юлда»

Моңсулану

Табигать һәрвакыт үзгәрештә

Ә көзнеке бигрәк үзгә.

Чәчәкләр орлык бирә,

Җир өстенә юрган түшәлә.

Агачлар яшел алкаларын

Алтынга алыштыра.

Алар да бит кызлар кебек

Матурлыкны ярата.

Зифа каеннар, баһадир имәнне

Кунакка көтә бугай.

Алар да кешеләр кебек

Ярату көтә сыман.

Кошлар җыры сирәгәйде

Моңсулатып күңелне.

Салмак кына җилләр исә

Җилкендереп йөрәкне.

Башка килә төрле уйлар

Күңелдә көзге җырлар.

Әй син, җиһан, сабыр ит

Көз-ул шундый вакыт бит!

***

Игътибарлы бул юлда!

Юлга чыксаң, исләр китә

Автомобильләр бик күп.

Төрле төсләрдәгеләр,

Салават күпере күк.

Шуның өчен юлларда

Игътибарлы булырга.

Уңга кара, сулга кара!

Ярамый онытырга.

Светофор да кисәтә,

Күзләрен кысып тора.

Җәяүлеләр кичүе

Тезелеп ята юлда.

Өлкәннәрне син тыңлап,

Юлларда йөрсәң ипләп,

Кагыйдәләрне үтәсәң,

Бар да булыр бик әйбәт.

Тахавова Эльза Рамилевна
Страна: Россия
Город: Лениногорск