Кабат төн…
Мин тәрәз каршысында
Тәүге тапкыр күкне күзәтәм
Мең тапкырлар күргән бу яктыда
Сине эзлим… Уйлар төзәтәм
Юк шул инде…
Юк шул, ни булса да,
Булмый икән язмыш үзгәртеп
Ходайдан ялынып сорасаң да
Йөрәк әрнүләрен төзәтеп
Син уйларда…
Һаман минем йөрәгемдә
Иң түрендә урын биләдең
Төнге күктә, серле йолдызларда
Кабат-кабат сине эзләдем
Юк шул инде…
Шашып эзләсәмдә,
Йөрәгемне болыт каплады
Ләкин барыбер, ни булса да
Йөрәгемдә өмет сакланды